Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылылар күпметрлы “Солдат яулыгы” тегәчәк

    Баулы районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Солдат яулыгы" акциясе старт алды. Муниципаль район сайты хәбәр итүенчә, конкурста теләге булган һәрбер кеше катнаша ала. Бары тик 30га 30 сантиметр булган төрле төстәге материя кисәге алырга анда чигеп я фломастер белән сугышта катнашкан туганыгыз турында түбәндәге формада мәгълүмат язарга...

    Баулы районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Солдат яулыгы" акциясе старт алды.

    Муниципаль район сайты хәбәр итүенчә, конкурста теләге булган һәрбер кеше катнаша ала. Бары тик 30га 30 сантиметр булган төрле төстәге материя кисәге алырга анда чигеп я фломастер белән сугышта катнашкан туганыгыз турында түбәндәге формада мәгълүмат язарга кирәк: фамилия, исеме, отчествасы, туган елы, хәрби исеме, бүләкләре.

    Җыелган яулыклар бергә тегеләчәк һәм Җиңү көненә багышланган митингта күрсәтеләчәк. Әзер эшләр Баулы, Һади Такташ урамы, 19 адресы буенча кабул ителә. Телефон: 5-21-95.

    Фото: stranamasterov.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: