Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулыда заманча ферма ачылды

    Сишәмбе көнне районыбызда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев, ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарә начальнигы Булат Камалов озатып йөрде.

    Эш сәфәре вакытында республиканың баш аграрие районда язгы кыр эшләре барышы белән танышты, шулай ук күптән түгел төзелгән сөт эшкәртү цехын, икмәк заводын, реконструкцияләнгән ветеринария лабораториясе бинасын, теплица һәм заманча сөт җитештерү фермасын карады.
    Татар Томбарлы авылында "Берлек" җәм-гыятенең районда бе-ренчеләрдән булып заманча җиһазландырылган югары технологияле сөтчелек комплексы эшли башлады. 600 баш сыерга исәпләнгән ферма тулысынча чит ил компаниясе җайланмалары белән җиһазландырылган. Җитештерелгән продук-циянең күләмен, сыйфатын компьютер күзәтә, исәпли, саный, ягъни биредә бөтен нәрсә автоматлаштырылган. Марат Әхмәтов шәхсән компьютер артына утырып, кичәге көндә савылган сөт күләме белән таныша алды. Көне, сәгате, кайсы сыерның күпме сөт бирүе - барысы компьютерда язылып бара. Бүген биредә 270 баш сыер асрала, өч сыер савучы эшли.
    Министр узган елда реконструкцияләнгәннән соң яңадан эшли башлаган икмәк заводы белән танышкач, аның җитәкчесенә продукция җитештерү күләмен арттырырга һәм җитди партнерлар эзләргә киңәш итте. Югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән, 10 мең тонна продукция җитештерү куәте булган завод бүгенге көндә тәүлегенә өч тоннага якын икмәк җитештерә. Кибеткә чыгарыла торган продукциянең 90 проценты социаль икмәк категориясенә карый һәм чагыштырмача очсызрак бәягә сатыла. Икмәк ассортименты утыз төрдән артык. Җитәкче җитештерү күләмен ун мең тоннага җиткерүне әлегә кыен дип билгеләде, моның сәбәпләренең берсен районда конкурентлыкның көчле булуы белән аңлатты. Шуңа кондитер эшләнмәләре җитештерүне арттыру һәм эре сәүдә челтәрләренә чыгару исәбенә күләмне арттырырга планлаштыралар.

    Халык ассортиментка күбрәк игътибар бирә, шуңа аны арттыру юнәлешендә эш алып барыла. Биредә бүген кырыктан артык төр кондитер эшләнмәләре җитештерелә.
    "Садыков" КФХ сөт эшкәртү цехы үз эшен ике атна элек башлап җибәрде. Әлеге объектны төзү 40 миллион сумга төшкән, аны төзүгә кредит җәлеп иткәннәр. Завод хәзерге вакытта тәүлегенә 1,5 тонна сөт эшкәртә, унбер төр сөт продукциясе җитештерә. Сөтне жирле "Берлек" хуҗалыгыннан сатып алалар. Цехта унике кеше эшли, алар арасында ябылган сөт заводының элеккеге хезмәткәрләре дә бар. Декабрь аенда алар Казандагы уку комбинатларының берсендә курслар үтеп кайткан, уртача хезмәт хакы 8 мең сум тәшкил итә. Завод әлегә кечкенә сәүдә нокталары белән эшли. Цех җитәкчесе әйтүенчә, заводны ачуда җирле хакимиятнең ярдәме зур булган. Министр биредә продукция җитештерү процессы белән танышты һәм Баулы катыгын һәм сөтен кабып карап, аларның сыйфатыннан канәгать калды.
    Сөт цехыннан министр реконструкцияләнгән районара ветеринария лабораториясе бинасына юл тотты. Анда 4,2 милллион сумга ремонт уздырылган, 200 мең сумлык яңа җиһаз кайтарылган. Яңа төс алган бина белән танышканнан соң, министр биредә эшләүчеләрнең хезмәт хакы һәм кадрлар белән тәэмин ителеш турында кызыксынды.
    Марат Әхмәтов шулай ук бу көнне Баулыда узучы кулланучылар кооперациясе оешмасының татар кулинариясе буенча зона конкурсы белән дә танышты. Ул биредә тәкъдим ителгән татар ашларын кабып карады һәм милли ашларга өстенлек бирелгән мондый чараларны хуплавын белдерде.
    Район буенча эш сәфәре вакытында министр теплица хуҗалыгында да булды. Бүген районда эре теплица хуҗалыклары 10 гектардан артык җирне биләп тора, аларның берсе - җирле эшмәкәр Ильяс Яһудинның теплица хуҗалыгы. Ул 2,3 гектар мәйданны били, эшмәкәр биредә суган һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Үзенең продукциясен ул Баулы, Азнакай һәм Бөгелмә районнарында сата.
    Соңыннан министр район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Марат Готыф улы Баулының республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрүен әйтте һәм тиз арада, җирдә дым булганда, чәчү эшләрен башкарырга өндәде. Шулай ук гаилә фермалары, ашламалар белән тәэмин ителеш турында да сүз барды.
    - Тулаем алганда, бүген Баулы районының җанлы тормыш белән яшәвен күрдек. Тырышалар, эшлиләр, минем өчен иң сөенечлесе биредә заманча терлекчелек комплексы ачылу булды. Әлеге ферма башка җитәкчеләр өчен үрнәк булып тора, аның белән башка районнар да кызыксына башлады. Әлеге хуҗалыкка киләчәктә ниндидер ярдәм күрсәтү турында уйлыйсы булыр, - диде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: