Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда йорт өлкәннәре белән очрашулар датасы үзгәрде

    Шәһәр башкарма комитетында коммуналчылар белән җыелыш узды. Анда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан бурычларны җыю мәсьәләсе турында сүз барды.

    Баулылыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 28 миллион сумны тәшкил итә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов коммуналчыларга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәген билгеләде.

    Шулай ук хәзер торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча сорауларга аңлатмалар бирү максатында күпфатирлы йортлар өлкәннәре белән очрашулар элеккеге сыман айның унында түгел, ә соңрак узачак - 19-20сендә.

    Теги:
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: