Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулыда яңа музей ишекләрен ачты

    Быел 14 майда язучы Рафаэль Мостафинга 81 яшь тулган булыр иде. Бу дата туган җире Баулы тарихына аның музее ачылу көне буларак язылып куелды.

    Баулы шәһәрендәге 7нче мәктәптә күренекле якташның музеен ачу идеясе белән педагог Галина Миңнуллина Рафаэль Мостафин үзе исән чакта ук мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин, бик тыйнак кеше буларак, Рафаэль Әхмәтович үз ризалыгын бирмәгән. Узган елны, язучының вафатыннан соң, әдипнең туганнарыннан фатиха алып, 7нче мәктәптә музей фондын туплау буенча эш башлаганнар. Галина Васильевна күп тапкыр Казанда Мостафиннар гаиләсендә булган. Рауза ханым Мостафина музей фондына бүләк итеп биргән язучының шәхси әйберләрен Баулыга алып кайткан. Музей фондын туплауда һәм экспозицияне төзүдә язучының сеңлесе, Баулы шәһәрендәге 6нчы мәктәптә Муса Җәлил музеен төзегән һәм аның белән бүген дә җитәкчелек итүче Светлана Гобәйдуллина зур ярдәм күрсәткән. Музейны ачу тантанасын башлап чыгыш ясаганда, Г.Миңнуллина аларның исемнәрен рәхмәт сүзләре белән искә алды.
    Гомере буена үз иленең патриоты булган һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән язучының музеен ачуга багышланган тантана да шундый рухта үтте. Ул 7нче мәктәпнең хор коллективы башкаруында җыр белән башланып китте. Балалар сәнгать мәктәбенең "Родничок" халык уен кораллары ансамбле һәм ансамбль составындагы балаларның музыка коралларында аерым башкарган номерлары тантананы тагын да зәвыклырак итте. Музей ачылу уңаеннан чыгыш ясау өчен сүз алучыларның һәрберсе бу көнне Баулы тарихында зур мәдәни вакыйга дип билгеләп үттеләр. Кайчандыр Баулы телевидениесе алган интервьюны караганда, Рафаэль Мостафин үзе дә шушы тантанада катнашадыр сыман тоелды...
    Мәктәпнең актлар залында башланган бәйрәм, тантаналы шартларда кызыл тасма киселгәннән соң, музейга күчте. Яшь экскурсоводлар беренче тапкыр музей буенча экскурсия үткәрделәр. Язучы һәм публицист әле кайчан гына көндәлек тормышында кулланган әйберләр аның эш өстәлендә ята. Заманында хуҗасына һәр көнне эшкә барыр вакытын хәбәр итеп фатиры стенасында эленеп торган затлы сәгать хәзер инде музейның эш вакытын саный. Зур булмаган музей бүлмәсе танылган шәхеснең туганнан алып вафатына кадәр булган барлык вакыйгаларны мөмкин булган кадәр колачлаган. Түрдә - аның рәссам Эрот Зарипов язган портреты. Сөембикә манарасы, М.Җәлил һәйкәле һәм тынычлык символы булган күгәрченнәр фонында сурәтләп, рәссам Рафаэль Мостафинның татар халкына гына хезмәт итеп калмыйча, үз халкының әдәбиятын, мәдәниятен, рухи байлыгын башка милләтләргә дә таныткан, милләтләр дуслыгын ныгытуда зур роль уйнаган шәхес булуын күрсәтергә теләгән.
    Экспозициядә Рафаэль Мостафинның якташ каләмдәш дусларына да урын бирелгән. Анда урнаштырылган соңгы экспонат - шагыйрь Роберт Миңнуллинның музей ачылу уңаеннан язып җибәргән шигъри котлавы. Бу көнне музей фонды әле тагын да баеды: Светлана Әхмәтовна абыйсының кайбер документларын, соңгы китабын һәм абыйсы вафатыннан соң аның балалары әзерләп нәшер иткән календарьне тапшырды.
    - Иң мөһиме - музейда тупланган экспонатларның тик ятмавы. Укытучылар биредә тупланган материалларны дәресләрдә, сыйныфтан тыш эштә куллансыннар, - диде С.Гобәйдуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: