Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулыда шәхси торакка өстенлек бирәлә

    Баулы районында бер кешегә уртача 24,8 квадрат метр торак туры килә. Бу уртача республика күрсәткеченнән 1,5 квадрат метрга күбрәк, ә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында - иң югары күрсәткеч. Шуңа карамастан, республика хөкүмәте елдан-ел районга торак төзелешен арттыру бурычын куя. Ә чынбарлыкта быелгы план да (21 мең квадрат метр) тормышка ашырырлык түгел.

    Чәршәмбе Баулыда торак төзелеше мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә булды. Аның эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтов та катнашты. Җыелышны муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин алып барды, ә район торак фонды һәм бүгенге көндә торак төзелеше өлкәсендәге хәл турында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина чыгыш ясады.

    Бүгенге көндә Баулы районында 8804 торак йорт бар, аларның гомуми мәйданы 887,9 мең квадрат метр тәшкил итә. Әлеге йортларның 191е, ягъни 312,6 мең квадрат метры - күп фатирлы йортлар. 8615 шәхси торак йортның гомуми мәйданы - 575,3 мең квадрат метр. Соңгы алты ел эчендә 122 мең квадрат метр торак төзелгән булса, шуның 89 проценты шәхси торак өлешенә туры килә. Гомумән алганда, саннар Баулыда яшәүчеләрнең шәхси торак төзелешенә өстенлек бирүләрен күрсәтә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов әйтеп үткәнчә, шәһәрдә бер генә кеше дә теркәлмәгән фатирлар саны бүгенге көндә - 489. Төрле мәгълүмат чараларында икенчел базардан фатир сату турында даими рәвештә 40-60 игълан бирелә.

    Матбугат чараларында гражданнарны күп фатирлы йорт төзүдә өлешләп катнашуга чакырган белдерү басылып чыккан, анда катнашырга теләүче гражданнар табылмаган. Күп фатирлы йорттан фатир алырга теләүчеләр, яңа йорт төзүдә катнашуга караганда, торакны икенчел базардан алуга өстенлек бирә, чөнки анда бер квадрат метрның максималь бәясе 19 мең сум гына.

    Шул ук вакытта шәхси торак төзелеше өчен җир участоклары алырга теләүчеләр күп, ләкин шәһәр территориясендә моның өчен җир юк. 2005 елда эшләнгән һәм кабул ителгән шәһәр үсеше генераль планында шәхси торак төзелеше өчен каралган 200 гектарлы участок нефтьчеләр производствосының перспектив үсеш планы белән тәңгәл килмәгән. Нәтиҗәдә, шул 200 гектарның 18 гектарын гына бүгенге көнгә шәхси торак төзелешенә бүлеп ала алганнар. Ул участок шәһәрдә күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү программасын өлешчә хәл итә. Мондый категория гражданнарны тәэмин итү өчен генә дә әле шактый җир кирәк. Башкарма комитет белгечләре җыйган мәгълүмат буенча, якын киләчәктә тагын 34 гаилә күп балалы статусы алачак, шул кадәр гаиләдә бүген өченче бала тууы көтелә.

    Хәзерге вакытта район җитәкчелеге дәүләт урман фонды карамагында булган участокны торак пунктлар җирләре категориясенә күчерү мәсьәләсен күтәрә. Ләкин бу республикада гына түгел, РФ хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә. Киңәшмә вакытында баулылылар министр урынбасарына бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: