Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

    Бүген Баулының үзәк китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Гомеремне дә бирәм халкыма" дигән әдәби кичә булды.

    Чарага 3нче санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары килделәр. Китапханәчеләр Зөһрә Мингалиева һәм Рәмзия Шәрипҗанова язучының тормыш юлы, сугышчан батырлыклары хакында укучыларга сөйләп үттеләр. Китапханәнең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Гөлия Шәмсетдинова язучының моабит дәфтәрләре, аларның язылу тарихы, сакланып калу истәлекләре белән таныштырды.

    - Без Муса Җәлил иҗаты белән кечкенә сыйныфлардан ук таныш. Мондый чаралар әдип иҗатын тирәнрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә. Миңа аның соңгы елларда гына бастырылган моабит дәфтәрләре үрнәге, үз куллары белән язылган кулъязмаларыннан төзелгән китаплары бик ошады. Моңа кадәр күргәнем юк иде әле, - ди 10 нчы сыйныф укучысы Айгөл Идрисова.

    Чара барышында Муса Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләрен Әдилә Сабитова, Алсу Саттарова, Илназ Кутуев укыдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: