Бавлы-информ

Баулы районы

Рус Тат
Төп тема

Баулыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче аналар клубы оешты

"Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр клубы оештырылды. Клубны оештыру инициативасы белән әниләрнең берсе Татьяна Мурзакаева чыккан. Ул түгәрәк өстәл артына җыелган әниләргә клубны оештыру максатлары турында сөйләгән. Аның төп максаты - гаиләләргә социаль-хокук, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, буш вакытларын уздыруны оештыру. Аналар үзләрен борчыган сорауларны...

"Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр клубы оештырылды.

Клубны оештыру инициативасы белән әниләрнең берсе Татьяна Мурзакаева чыккан. Ул түгәрәк өстәл артына җыелган әниләргә клубны оештыру максатлары турында сөйләгән.

Аның төп максаты - гаиләләргә социаль-хокук, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, буш вакытларын уздыруны оештыру. Аналар үзләрен борчыган сорауларны күтәргәннәр, балаларын тәрбияләү һәм укытуда туган проблемалар белән бүлешкәннәр.

Реклама

Беренче очрашуга медицина психологы Лилия Гайсина чакырылган. Биредә куелган кайбер сорауларны ул район үзәк хастаханәсенең баш табибы уздыра торган планеркада күтәрергә ышандырган.

Клубка исем, девиз уйлау, активын сайлау аның икенче утырышында башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев