Реклама
Җылы киемнәрегезне җыярга ашыкмагыз. Алар сезгә пәнҗешәмбедән шимбәгә кадәр кирәк булачак. Синоптиклар төнъяк циклоны килүе турында хәбәр итәләр. Пәнҗешәмбе һәм җомга көнне һава торышы бозылачак, кисәк кенә суытачак.
24-25 апрель көннәрендә салкын һава керер дип көтелә. Вакыты-вакыты белән яңгыр, кар явачак, аерым районнарда буран да мөмкин. Җил төнъяк-көнбатыштан, төнъякныкы секундына 18 метрга кадәр.
Татарстан Гидрометүзәге шимбә явымлы суык һава торышы саклануы турында кисәтә. Ә якшәмбе, явым туктый, температура күтәрелә башлаячак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз