Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар

    Бүгенге көндә Баудыгы "Шатлык" тернәкләндерү үзәгендә 54 бала дәвалану курслары үтә. Алар Баулы, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы килгән.

    Әлмәт шәһәреннән ике яшьлек улы Андрей белән килгән Резедә Еланская "Шатлык" сәламәтләндерү үзәгенә килүенә шат.

    - Бирегә безнең беренче генә килүебез, бик ошады. Көн саен дәвалау курсларыннан соң төрле бәйрәм чаралары булып тора. Күңелсезләнеп утырырга вакытыбыз калмый, - ди ул.

    Нәүрүз бәйрәменә төрле әкият геройлары, хәтта кыш бабай да яңадан килде. Азнакай районныннан килгән 12 яшьлек Алмаз Миннеханов клоун булып киенгән иде.

    - Мин бүген кечкенәләрнең күңелен күрергә, аларны шатландырырга дип шулай киендем. Клоун үзе дә гел көлеп торырга, елмаерга тиеш. Ә бәйрәмдә клоун бар икән, димәк бәйрәм дә кызыграк булачак, - ди Алмаз.

    Балалар сөенеп карга боткасын каршы алдылар. Язгы, тәмле ботканы һәркемгә "Карга" үзе бүлде.

    Бүгенге бәйрәмдә балаларны тагын ике сюрприз көтә иде - аларны иганәчеләр әзерләде. Шәхси эшмәкәр Әлфия Шәйдуллина балаларга "баллы мамык" ясап өләште, ә Эрик Хөсәенов җигүле понида балаларны бина тирәли утыртып йөртте.

    Бәйрәм чарасы һәркемгә ошады, бигрәк тә балалар күңелендә шатлыклы тәэсирләр калдырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: