Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда балалар Габдулла Тукай иҗатын искә алдылар

    Бүген "Виктория" балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан шигырь укучылар муниципаль бәйгесе үтте. Бирегә Баулы районының бөтен мәктәпкәчә яшьтәге нәниләре җыелган иде.

    "Бала белән күбәләк", "Карлыгач", "Шаян песи", Кызыклы шәкерт" - балалар яратып сөйли торган бу шигырьләр бәйгедә яңгырады. Монда татар, рус, чуваш, удмурт авылларыннан килгән балалар катнаштылар. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын балалар тәрбиячеләре белән бергә саф татарча җырладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: