Реклама
"Ватан" яшьләр клубында муниципаль белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Минута славы" шәһәр конкурсының сайлау туры узды. 42 катнашучыдан 26сы финалга чыкты.
Теләге булган һәр укучы үзен теге-яки бу номинациядә күрсәтә алды: "Вокал-соло", "Вокал-ансамбль", "Хореография-соло", "Хореография-ансамбль", "Конферансье", "Проза-шигырьләр", "Музыкаль инструментта уйнау", "Гимнастика", "Фокуслар".
Иртәгә "Ватан" клубында гала-концерт узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз