Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында яшәүче Мәсхия Хөснетдинова сөргендә узган балачагын искә ала

    30 октябрь - сәяси репрессиләр корбаннарын искә алу көне. Баулы районында бүгенге көндә 45 репрессияләнгән һәм исемнәре акланган кеше яши.

    Мәсхия апа Хөснетдинова нахак гаепләнеп, милекләре таланган, сөргенгә җибәрелгән Гаптелмәҗит һәм Миңлегаян Галиевлар гаиләсендә дөньяга килә. Аның тормыш юлы, сәяси репрессия аркасында, әти-­әнисенең туган җирендә түгел, Краснокамск шәһәрендә башланып китә.

    Гаптелмәҗит, рәсми кәгазьләрдә Мәҗит Галиев, 1931 елда Эгер авылыннан Пермь өлкәсендәге махсус поселениегә җибәрелә. Азнакай районы башкарма комитетының архив фондында сакланып калган белешмәгә караганда, аның агач йорты, тарантасы, сыеры, тәкәсе, өч сарыгы, сандыгы һәм ат чанасын тартып алганнар.

    Мәсхия апа шул вакыйгалар турында әтисе сөйләгәннәрен һаман да хәтерли.

    - Аларны товар вагоннарына төяп җибәргәннәр, юлда ишекне дә ачмаганнар, вагон эчендә нибары бер кечкенә тәрәзә булган, - дип сөйли ул.

    Краснокамск шәһәрендә Гаптелмәҗит абый Миңлегаян апаны очрата, алар кавышалар, 1938 елда балалары туа. Аннары алар Мишариха бистәсенә күчерелә, анда гаилә башлыгы урман әзерләүдә эшли. Миңлегаян апа колхозда хезмәт куя.

    - Әти өйгә атнасына бер генә кайта иде. Әнием җәйләр буе печән әзерли. Аның тырма, сәнәк тотып, мине дә кулына алып, салкын тау елгасы аша чыкканнары хәзер дә күз алдымда, - дип исә төшерә Мәсхия апа, - аннары сугыш башланды. Әти фронтка китте. Әни һаман колхозда эшли иде. Шулай бер көнне, печән әзерләгәндә, без бер качкынга юлык­тык. Башта курыктык, ләкин аннары әнием: «Бәлки, минем картыма да берәрсе шулай ярдәм итәр», - дип, качкынга булган ризыкларны ашатты.

    - Мин икенче сыйныфта укыганда, әниемнең сеңлесеннән хат килеп төште. Анда ул репрессияләнгәннәргә туган җирләренә кайтырга рөхсәт булуы турында язып җибәргән иде, - дип сөйли ветеран. - Әниемнең сөенгәнен белсәгез! Әти сугышта булганда, ул кичләрен еш кына: "Балаларымны монда калдырмасам ярар иде, илләремә кайтсам ярар иде", - дип кабатлады.

    Әнисе тумышы белән Башкортстаннан булганга, шунда кайтырга булалар. Милекләрен түбән хакка сатып, Миңлегаян апа өч баласы белән юлга чыга. Гаптелмәҗит абый исә соңрак кайта.

    - Әни юлга дип бәрәңгедән көлчәләр әзерләп алган булган. Ләкин безнең барлык ризыклар салынган капчыкны вагонда урладылар. Ул чорны урлашу бик көчле иде. Ә Туймазы станциясенә кайткач, акчаларның үзгәрүе турында ишетеп белдек. Әниебезнең кулында булган акча бер мизгелдә юк булды да куйды. Әниемнең туган җиренә без 1947 елда кайтып төштек. Кулыбызда бер әйбер дә юк. Өстәвенә, без, балалар, татар телендә сөйләшә белмибез. Күршеләр арасында Миңлегаян урыстан бала тапкан, ире ташлап чыгып киткән дигән имеш-мимешләр йөри иде. Әти яз көне кайтты. Без Башкортстанның Төрекмән авылына күчтек. Анда землянка корып яшәдек. Әтием бик яхшы кеше иде, - дип сөйли Мәсхия апа, Гаптелмәҗит абыйның аклану турындагы белешмәсен күрсәтеп, - эчми-тартмый, намазын укый иде. Балаларга мөселманча исемнәр кушты. Дин юлында иде ул.

    Мәсхия апа, кияүгә чыккач, Баулы районының Уба авылына күченә. Ике баласы, оныклары бар. Үзе туган Краснокамск шәһәренә аның бүтән барганы булмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: