Реклама
Эчке эшләр министрлыгының Баулы бүлеге хезмәткәрләре чираттагы шикле аракы белән автомашинаны тоткарлаганнар.
Автомобиль Казан-Оренбург трассасының 365нче чакрымында тоткарланган. Россия акциз маркаларысыз 50 шешә аракы алынган. "Хезмәткә дан" газетасына Баулы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы тору буенча оперуполномоченные Роберт Фәизов хәбәр итүенчә, аракыны экспертизага җибәргәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз