Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында чүпне чыгаруга түләмәгән кешеләрне штраф көтә

    Бүген Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә узган аппарат киңәшмәсендә көнкүреш калдыкларын чыгару, юлларны ремонтлау, Сабантуй бәйрәменә әзерлек хакында сүз барды.

    Авыл хуҗалыгындагы язгы кыр эшләре барышы белән район башлыгы үзе таныштырып үтте. Бүгенге көнгә иртә сабан культуралары чәчү тулысынча төгәлләнгән. Басуларда карабодай, суданка, кукуруза чәчү буенча эш бара. Рамил Гатиятуллин мал азыгы әзерли башларга кирәклегенә басым ясады.

    Киңәшмәдә шәһәр һәм район территориясеннән көнкүреш калдыкларын чыгарудагы кыенлыклар турында да сүз күп булды. Ташлы, Измайлово, Дмитриевка авылларында да чүп чыгару эше җайга салынган. Бу хакта "Мехуборка Юго-Восток" җәмгыяте вәкиле Ирек Сәмигуллин җиткерде. Әлеге авыл җирлекләренә дә машина атнага ике тапкыр йөри башлаячак. Бу авылларда юллар начар булу белән бәйле рәвештә чүп машинасына бер генә туктау пункты булдырылган.

    - Димәк, чүпне каядыр читкә ыргытып китәргә бер нигез дә юк, - диде район башлыгы.

    Әмма район җирлекләре буенча гомуми таләпләргә буйсынырга теләмәүчеләр дә табыла. Татар Кандызы авыл җирлегедә 60ка якын шәхси хуҗалык көнкүреш калдыкларын чыгару системасы белән риза түгел, гомумән әлеге хезмәт өчен түләүне кирәк дип тапмыйлар. Бу хакта Татар Кандызы авылы җирлек башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин әйтеп үтте.

    Район башлыгы әлеге проблемалы хәлне чишәр өчен хокук саклау органнарын җәлеп итәргә, тиешсез урыннарда чүп-чар өеп калдыру кебек гамәлләргә чик куярга кирәклеген ассызыклады.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров шәһәрнең ачык бассейны тирәсенә сак куюны оештыру, Сабантуй бәйрәменә әзерлек чаралары күрүдә җаваплыларны билгеләү, биотермик чокырларның торышын тикшерү кебек мәсьәләләргә тукталды.

    Реклама

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов санитар-экологик икеайлык кысаларында үтүче өмәләр хакында сөйләде. Узган атнада Баулы елгасы ярларын чистартуга бер меңгә якын кеше, 15 берәмлек техника чыуын һәм аларның 129 кубометр күләмендә чүп чыгаруларын әйтте. Һәр атна саен терренкур, бассейн тирәсендә җыештыру эшләре бара. Бу атнада шәһәр зиратларын чистарту буенча зур өмәләрдә катнашырга чакырды.

    Бүгенге көндә шәһәрдәге асфальт юллар да һәркемдә борчу тудыра. Бу хакта баулыларның "Халык контроле" системасына көн саен хатлар юллавы да ачык мисал булып тора.

    Асфальт юлларны, тротуар һәм ишегалды мәйданчыкларын ремонтлауга "Алексеевскавтодор", "ТЭКО" һәм "АРТ" фирмалары җәлеп ителгән.

    "Водоканал" предприятиесе директоры Гамил Ибраһимов шәһәрнең үзәк һәм микрорайон өлешендә авария килеп чыгу сәбәпле су бирүдә чикләүләр булачагын һәм ул көн дәвамында тәртипкә китереләчәген әйтте. Киләсе атнада су линияләрен тоташтыручы коеларда задвижкалар алыштыру эшләре башлану белән су бирүдә тагын өзеклекләр килеп чыгачак.

    - Эш башлар алдыннан кайсы урамнарның сусыз калачагын алдан хәбәр итәчәкбез, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: