Баулы районында балаларны Илдар Юзеев иҗаты белән таныштырдылар
Кызылъяр авылындагы Фәнис Яруллин исемендәге музейда Фәнис Яруллинның иҗатташ дусты, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевка багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Татар дөньясы бөек шәхесләргә бик бай, ул үзенен талантлы уллары һәм кызлары белән горурланып яши. Алар арасында үзенең күңел байлыгы, тыйнаклыгы, олпатлыгы белән халык күңелендә мәртәбәле урын алган шагыйрь, драматург Илдар Юзеев та бар.
Илдар Юзеевка багышланган "Гомер юлын сезгә сөйләр аккан сулар, искән җилләр" дигән әдәби-музыкаль кичә шагыйрьнең иң беренче язган "Карлыганым-бөрлегәнем" дигән җыры белән башланып китте. Кичәдә шулай ук "Таныш моңнар", " Гашыйклар тавы" дигән поэмалардан өзекләр укылды. Илдар Юзеевның әнисенә, балачакка, туган ягына багышланган шигырьләре белән беррәттән, авторның сүзләренә язылган җырларын да тамашачылар үз иттеләр.
"Балачагым-тузганак", "Сандугач", "Мин телим дусларга" кебек әсәрләре шагыйрьнең туган ягы, иҗаты һәм иҗатташ дуслары белән төшкән слайдлар белән күрсәтелеп барылды. Шулай ук укучылар өчен "Йөрәк кушканча яшәү" дигән Илдар Юзеевның китапларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде.
Аеруча авыл мәктәбе укучыларының Айгөл Басырованың "Бер җыр язасы килә", Динара Маликованың "Мәхәббәт син мине нишләттең", Әдилә Зиангарееваның "Әнием мин сине ташламам" дигән җырлары, Миләүшә Фатхутдинова, Аделина Заляева, Айназ Нурутдиноваларның шигырь укулары тамашачылар күңеленә хуш килде. Авторның балаларга багышлап язылган шигырьләрен Айбулат Фазлыев һәм Радель Шакирҗанов укыдылар.
Илдар Юзеев чорыбызның танылган драматург булуы да билгеле. Аның "Кыр казлары артыннан" дигән драмасыннан җыр яңгырады. Шагыйрь гомере буе кыр казлары артыннан биеклеккә ашкынып яшәде һәм иҗат итте.
Белгәнебезчә, 1962 елда Фәнис Яруллинны Казанга китерәләр. Илдар Юзеев белән беренче очрашулары республика хастәхәнәсендә була. Шушы елның 5 сентябрендә "минем караватым янына бик яшь чырайлы, куе кара чәчле, шактый буйчан шагыйрь килеп, хәрәкәтсез кулларымны кысты", - дип искә ала Фәнис Яруллин. - "Шунысы хәтердә: ул үзен зурга куймыча, мине үз тиңе күреп сөйләште һәм үзенең "Янар чәчәк" дигән китабын бүләк итте". Фәнис Яруллин фатир алып яши башлагач, аларның фатирлары бер урамда булып чыга һәм Илдар Юзеев, вакытын-җаен табып, Фәнис агаларга бик еш кереп йөри башлый. Ул инде әдәбият диңгезендә киң колач салып йөзүче шагыйрь булуына карамастан, Фәнис Яруллинны үз итә, масаймый. Алар бер-берсе белән кырык ел буе аралашып, дус-тату мөнәсәбәтләрдә яшиләр.
Илдар Юзеевка багышланган кичә авторның Фәнис Яруллинга бүләк иткән "Тургай чәчәге" китабына урнашкан Нурсөя апа белән Фәнис абыйга багышланган шигырь һәм "Әллә күрешәбез, әллә юк" дигән җыры белән тамамланды.
Игътибар! 9 февральда Ф. Яруллинның туган көне. Шагыйрнең иҗатына битараф булмаган укучыларыбызны музейда көтеп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.2800
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.4200
-
8 август 2022 - 14:00Татарстанда коронавирус йоктыруның 74 яңа очрагы расланды Узган тәүлектә Татарстанда 74 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу алдагы көн белән чагыштырганда алты кешегә күбрәк дигән сүз.6500
-
8 август 2022 - 13:11Чиядән рецептлар Быел бакчаларда чия нык уңды. Кып-кызыл чияләр тәмам пешеп өлгерде. Хуҗабикәләр, гадәттә, аннан компот ясыйлар. Төрледән-төрле рецептлар белән кайнатмалар да әзерлиләр. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.7500
-
8 август 2022 - 10:001 сентябрьгә кемнәргә пособиеләр түләнәчәк? Владимир Путин тиешле карар чыгарса, башка ата-аналарга да түләүләр каралырга мөмкин икән.11400
-
8 август 2022 - 08:36Йолдызнамә (8–14 август) Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?10700
-
8 август 2022 - 08:00Кыярлар кырау төшкәнче уңыш бирсен өчен августта нәрсә сибәргә? Июль-август аенда түтәлдәге кыяр үсентеләрен тәрбияләү серләре бар.12100
-
7 август 2022 - 18:00Язмыштан узмыш юк... Нинди генә язмышлар кичерми инде бу адәм баласы. Җәберсетү, мыскыллауларны күбрәк хатын-кызлар кичерә кебек.17700
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.24900
-
6 август 2022 - 10:00Баулы гатләсе яхшыга өметләнеп яшиләр “Баулы-информ” редакциясе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз геройлары – Алсу һәм Ришат Гәрәевләр. Алар өч бала үстерә, уртанчы уллары Асланның үсешендә тоткарлыклар бар.29300
-
5 август 2022 - 20:00Мошенниклык турында җинаять эше каралган Баулы шәһәр суды РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе 3нче өлешендә күзалланган җинаятьне (мошенниклык, ягъни алдау юлы белән аеруча зур күләмдә чит милекне урлау) кылган хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен караган.39300
-
5 август 2022 - 19:00Ир-атлар кәләш сайлаганда кызларның кайсы сыйфатларына игътибар итүен сөйләгән Россиядә ир-атлар кәләшләр өчен иң мөһим сыйфатлар – яхшы күңелле булу, гаделлек һәм тугрылык дип саный. «Работа.ру» (Саклык банкы экосистемасына керә) уздырган тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. РИА Новости шул турыда яза.41700
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
8 август 2022 - 15:31Татар Кандызы авылы клубы төзекләндереләТатар Кандызы авылына килеп керү белән клуб бинасында барган төзелеш эшләренә игътибар итәсең. Биредә бинаның түбәсен алыштыру эшләре белән беррәттән эчке төзелеш эшләре дә башкарыла.6800
-
4 август 2022 - 13:04Татар Кандызы мәктәбендә ремонт эшләре бара Татар Кандызы авылы мәктәбендә бүгенге көндә масштаблы капиталь ремонт бара. Димәк, яңа уку елына мәктәп 60 укучысын яңарып каршы алачак.84100
-
4 август 2022 - 19:00Августта нинди дару үләннәрен җыярга була Үләннәр җыеп калырга әле дә соң түгел61500
-
2 август 2022 - 12:51Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә Татарстан районнарында 3нче августтан башлап ястү үзгәрә. Аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.52300
-
3 август 2022 - 10:25Авыл мәчетләрендә балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләре эшли Укучыларның җәйге ялларын файдалы да, кызыклы да итеп үткәрү – өлкәннәрнең бурычы. Шуны истә тотып, мәчетләрдә дә ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләре оештыру дәвам итә. Андый чаралар Кызылъяр һәм Исергәп авылы мәчетләрендә үтә. Чаралар шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга да багышлана.48701
-
1 август 2022 - 11:07Көнбагыш йөрәк белән бавырга дәва Күп тә үтмәс, бакчаларда көнбагышлар да өлгерер. Аны файдаланып калыгыз.46400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика