Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районы Кызылъяр авылында праймеризда яшьләр дә, олылар да активлык күрсәтә

    Бүген илебездә алдан тавыш бирү көне. Баулы районында сигез хисап участогы эшли, шул исәптән аның дүртесе авылларда.

    16.30.454-нче санлы хисап участогына Кызылъяр, Иске Чүте, Уба, Кече Баулы, Исергәп авыллары керә. Биредә 10 сәгатькә 38 процент сайлаучы тавыш биргән.
    - Тавыш бирү тыныч кына башланды, яшьләр дә, өлкәнрәк буын да килә, бик сөенеп торабыз, - диде хисап комиссиясе рәисе, Кызылъяр авылы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Басыйрова.

    Гарифьян һәм Мөслимә Хәмитовлар праймериз турында "Хезмәткә дан" газетасыннан укып белгәннәр.
    - Алдан тавыш бирү көне узасын Баулы телевидениесе аркылы да күп ишеттек, - дип сөйли Гарифьян Хәмитов. - Менә Баулыга туганнарыбызга барырга җыендык, юл уңаеннан кереп тавыш бирдек. Праймериз безнең өчен яңалык, әмма минемчә алдан тавыш бирсәк, көзен депутатлыкка кандидатларны сайлавы күпкә җиңелрәк булачак.
    - Без тавыш бирергә бөтен гаиләбез белән килдек. Праймеризда катнашырга кирәк дигән карарга килдем, - дип фикерләре белән уртаклашты студентка Айсылу Зәйдуллина. - Бер яктан кандидатлар арасында яшьләр булуы сөендерә. Инициативалы яшьләр кирәк, әмма, шул ук вакытта аларга киңәш бирерлек, нәрсәгәдер өйрәтерлек, тәҗрибәле кешеләр дә кирәк.

    Реклама

    Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы Ильвира Сафина әйтүенчә, халык бик актив катнаша. Участокка кичке сигез сәгатькә кадәр килеп тавыш бирә алалар.

    Фото: Айнур Сафин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: