Реклама
Исергәп авылының бюджет учреждениеләре һәм сәүдә нокталары яңа елга кардан сыннар һәм чыршылар куйганнар.
Исергәпнең блоггеры Динар Иванов үзенең сайтында гади фотолар гына түгел, ә стерео-сүрәтләр(анимашккалар) да урнаштырган. Сыннар арасында - Кыш бабай, Кар кызы, бу ел һәм киләсе елның символлары - Елан һәм Ат.
Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча җиңүчеләр 28 декабрьдә Баулыда узачак бәйрәм алды ярминкәсендә бүләкләнәчәк.
Фото: isergapovo116.narod.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз