Баулы мөселманнары тынычлык яклы
Баулы шәһәре мәчетләрендә террорга каршы вәгазьләр узды.
Волгоградта булган фаҗигале хәлләрдән соң шәһәребез мәчетләрендә террорга каршы вәгазьләр укылды.
"Гали" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов хәбәр итүенчә, Баулы мөселманнарына ислам диненең террорга каршы булуы, тынычлыкка, изгелеккә, шәфкатьлелеккә өндәве турында сөйләгәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз