Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы гимназиясе укучылары журналистлар белән танышты

    Бүген гимназия укучылары "Хезмәткә дан" район газетасы редакциясе һәм Баулы телевидениесендә экскурсиядә булдылар.

    Аларга газетаның тарихы турында директор-баш мөхәррир Азат Зиннуров сөйләде. Гарәп графикасында бастырылган беренче саннарның күчермәсен балалар кызыксынып карадылар.

    Балалар бүгенге көндә газета чыгару, версткалау үзенчәлекләре, Баулы телевидениесе эшчәнлеге белән таныштылар. Аларга тамашачы күрми торган кайбер "серләрне" дә ачып бирделәр. Алып баручы, монтажлаучы, видеога төшерүче һөнәрләре турында да белделәр малайлар һәм кызлар.

    Укучыларны редакциягә алып килгән гимназия директоры Ирина Гыймазетдинова да заманында журналистикада үз көчен сынап караган. 2002-2003 елларда Баулы телевидениесендә корреспондент, алып баручы булган.

    - Миңа бигрәк тә телевидение ошады, - дип сөйләде алтынчы сыйныф укучысы Риваз Нуриев. - Сюжетлар төшерү, монтаж ясау бик мавыктыргыч шөгыль.

    - Газета чыгару бик авыр, күрәсең, - диде Софья Тимербаева. - Мәгълүмат туплау, материаллар язу, аларны укучы өчен уңайлы итеп урнаштыру күп көч таләп итә.

    Укучылар экскурсиядән кәнагәть калды. Редакция һәм телевидение хезмәткәрләре дә кунакларны күрергә шат иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: