Реклама
19 июньдә Баулы аркылы "Дөнья йөгереше" ут эстафетасы узачак.
Утны Бөгелмә һәм Баулы чигендә 15 сәгатьтә каршы алачаклар. Аннары соң ул Башкортостанның Октябрьский шәһәренә юл тотачак.
"Дөнья йөгереше" - тынычлык, дуслык, аңлашу ут эстафетасы. Анда катнашучылар олимпия стилендә янып торучы булган утны кулдан-кулга бирәләр. Әлеге йөгерештә һәр кеше катнаша ала - моның өчен кабызган утны берничә метр тотып йөгерергә генә кирәк, аны кулда гына тотып тору да җитә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз