Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда соңгы кыңгырау яңгырады

    Баулы районының 544 чыгарылыш укучысы өчен онлайн форматта Соңгы кыңгырау бәйрәме булды.

    Чыгарылыш укучыларының бүген зур бәйрәме – алар, иңнәренә чыгарылыш укучысы тасмасын тагып, бәйрәмчә киенеп, компьютерлары каршына җыелдылар. Гадәти булмаган уку елының тәмамлануы да үзенчәлекле булды. Чөнки Соңгы кыңгырау бәйрәме тарихта беренче тапкыр онлайн форматта узды. Аны “Баулы-информ” да күзәтте.

    5нче мәктәпнең онлайн-бәйрәмендә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты. Ул укучыларны истәлекле көн белән тәбрик итте һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева да котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм тантаналы һәм шул ук вакытта моңсу да узды, күз яшьләре дә булды.

     Соңгы кыңгырауны мәктәп директорлары үзләренең кабинетларыннан яңгыраттылар. Ә 6нчы мәктәп директоры Татьяна Малаховага укучылар да кушылды:  һәр чыгарылыш укучысының өендә, уку елы төгәлләнүне хәбәр итеп, кыңгырау чыңлады. Әлеге дулкынландыргыч мизгелләр аларның күңелләренә мәңгегә кереп калыр.

     6нчы мәктәп укучысы Элаида Новичкованың өендә бу көнне бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Соңгы кыңгырау көне аның өчен дә, әти-әниләре өчен дә бик мөһим.

    – Башта балалар өчен борчылдым, аннары, шулай онлайн узуы үзенчәлекле дә әле, дип уйладым.  Интернет аша булса да үткәрелде бит. Бәйрәмгә әзерләндек – кызым мәктәп формасын һәм чыгарылыш укучысы тасмасын киде, чәчен ясады. Үзебез дә бәйрәмчә киендек. Кәефебез дә бәйрәмчә булды. Нинди форматта узуы әһәмиятле түгел, иң мөһиме – яхшы кәеф, – дип сөйләде безгә Элаиданың әнисе Светлана Новичкова.

     

    Фото: "Баулы-информ"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: