Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулыда печәнне үлән чәчәккә бөреләнгәндә әзерлиләр

    Баулы районында азык әзерләү дәвам итә. 25 июньгә булган мәгълүматка караганда, 1040 тонна печән әзерләнгән. Әзерләнгән азыкны, пресслап, саклауга куялар.

    – Аграрийларның җиде мең гектардан артыграк мәйданда күпьеллык культуралар чабып аласы бар, – дип сөйләде безгә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – Хәзерге вакытта үсемлекләр чәчәккә бөреләнеп килә, азык әзерләү өчен менә дигән вакыт. Азыкны нәкъ менә әлеге фазада әзерләгәндә печәндә бөтен файдалы матдәләре саклана. “Бәкер” хуҗалыгында азык әзерләү актив төстә бара. Алар белән кырда очрашып, авыл хезмәтчәннәренең кәефләре яхшы икәненә инандык.

    – Иртәнге сәгать җидедән кичке алтыга кадәр эшлибез. Печән, бәлки, узган еллар белән чагыштырганда алай ук күп түгелдер. Шуңа да карамастан, ул хуҗалык ихтыяҗларына да, сатарга да җитәр, – ди күп еллар механизатор булып эшләүче Зиннур Фәершин. – Печән бик күп булган кырлар да бар. Безнең бурыч – көннәр яхшы торганда печәнне җыеп алу.

    – Үзебезнең шәхси хуҗалык өчен азык әзерләүгә борчыласы юк, – дип, аңа кушылды Дамир Фазлыев. – Фермер үзенең хезмәткәрләрен азык белән тулысынча тәэмин итә, кирәк чаклы өйгә китереп бирәләр.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да азык әзерләү белән мәшгуль.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: