Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда киләсе ел уңышына нигез салына

    Баулы районының чәчү мәйданнары 52 мең гектарга якын тәшкил итә. Дүрт мең гектардан артык мәйданны күпьеллык азык культуралары били, 8,1 мең гектарга көзге арыш, бодай, тритикале чәчелгән. Калган 39 мең гектар җирне киләсе ел уңышы өчен әзерләргә кирәк.

    Бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнеп килә. Кайбер хуҗалыклар силос өчен кукуруз җыюны да тәмамлаганнар. Шуңа күрә туфракны төп эшкәртү мөһим бурычларның берсе булып тора.

    “Кызылъяр” хуҗалыгында туфрак эшкәртү белән өч берәмлек техника мәшгуль. Тәҗрибәле механизатор Мөҗип Ганиев идарә итә торган трактор бу көннәрдә Баулы – Октябрьский автоюлы янындагы кырда эшли.

    – Мин бит инде лаеклы ялда булырга тиеш, миңа 64 яшь, әмма, күреп торасыз, эшлим әле, – ди ул, кулъяулык белән битен сөртеп. – Гомерем буе хуҗалыкта эшләдем, хәзер дә читтә кала алмыйм. Хуҗалыкка ярдәм итәргә кирәк. Сер түгел бит, без, авыл халкы, берәр нинди проблема килеп туган очракта, хуҗалык конторасына барабыз. Хуҗалык терлек азыгы, техника белән дә булыша. Яшь кадрлар юк, менә безгә, пенсионерларга, эшләргә туры килә. Яшьләр хәзер, зур тырышлык куеп тормыйча, күбрәк акча эшләргә омтыла. Ә авыл хуҗалыгында бөтен көчеңне эшкә бирергә кирәк. Безне шулай өйрәттеләр, башкача эшли алмыйбыз.

    Тәҗрибәле механизатор туфракны культиватор белән эшкәртә. Әмма бөтен басулар да яшь чагындагы кебек сөрелсә, уңыш күбрәк булыр иде, дип саный.

    “Кызылъяр” җәмгыятенең баш агрономы Ришат Фәрраховтан  хуҗалыкта туфракны өстән эшкәртүгә ни өчен өстенлек бирелүе белән кызыксындык.

    – Безнең хуҗалык 3123 гектар сөрүлек җирне эшкәртә. 500 гектарда күпьеллык культуралар үстерәбез, көзге культуралар да шуның кадәр үк мәйданны били. Быелгы көздә ике мең гектар җирдә туфракны төп эшкәртүне башкарып чыгасыбыз бар, – ди Ришат Фәррахов. – Кукуруз, көнбагыш кебек культуралар чәчү өчен җирне 25-27 сантиметр тирәнлектәге сөрәбез. Шулай итеп, җирләрнең 25 процентында туфракны тирән итеп эшкәртәбез, калган мәйданнар 12-15 сантиметр тирәнлектә эшкәртәбез. Ни өчен җирләрнең күпчелек өлеше өстән эшкәртелә? Мондый технология ягулык-майлау материалларын экономияләргә мөмкинлек бирә. Бер гектар җирне культиватор белән эшкәртүгә биш-алты литр солярка кирәк булса, тирән итеп сөрүгә – 20 литр. Өстән эшкәртү ягулыкка чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Бөтен сере менә шул. Бәяләр диспаретиты аркасында ашлыкның үзкыйммәте бик югары, ә сатып алу бәясе, кызганычка каршы, түбән.

    Без Ришат Фәррахов белән кырлар ызанында сөйләштек. Сул яктагы басуда көнбагыш өлгереп килә.

    – Шушы көннәрдә биредә десикация үткәрергә планлаштырабыз. Десикация – кырны үсемлекләрнең өлгерүен тизләтү мөмкинлеген бирүче махсус агрохимик препаратлар белән эшкәртү, ул аларны киптерә, – дип аңлатты агроном. – Ә аннары, ун көннән соң, көнбагыш суктыруга керешергә мөмкин булачак.

    Быел Кызылъяр басулары яхшы уңыш биргән. Уртача уңыш гектарыннан 26-27 центнер тәшкил иткән. Кайбер кырларда гектарыннан 35 центнерга кадәр чыккан. Хуҗалыкта көзге культуралар орлыкларының күчмә фонды салынган, сабан культуралары һәм күпьеллык үләннәр орлыгы әзерләнгән. Ә сыйфатлы орлык – яхшы уңыш нигезе.

    Кадрия ГЫЙМАЗОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: