Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда эшсезләр саны арткан

    Баулыда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, үзизоляция чорында районда эшсезлек дәрәҗәсе арткан.

    2020 елның 1 гыйнварына эшсезләр саны 109 кеше тәшкил иткән, ә бүгенге көндә алар – 396. Бу хакта безгә Баулы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рима Солтанова сөйләде.

    – Эшсезләр санының артуына штат кыскаруы сәбәпле түгел, чөнки бездә оешмаларның ликвидацияләнүе яки хезмәткәрләр санын кыскарту булмады. Нигездә, озак вакытлар эшләмәгән яки “соры” хезмәт базарында эшләгән гражданнар килде. Аларның күбесенең хезмәт кенәгәләре, хезмәт хакы турында белешмәләре юк. Шәһәрдән читтә эшләп йөргән кешеләр: Казаннан – утыздан артык кеше, Себердән – егермегә якын, шулай ук Мәскәү, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллыдан – бик күп баулылар кайтты. Үзизоляция режимына бәйле рәвештә, алар өйләренә кайтырга һәм учетка басарга мәҗбүр булдылар, – диде Рима Солтанова.

    Бирелгән пособиеләрнең күләме турында “Баулы-информ”га эшкә урнаштыру буенча әйдәп баручы инспектор Ольга Морозова сөйләде.

    – 2020 елның 1 мартыннан 30 июненә кадәр эштән азат ителгән яки эшсез дип танылган гражданнарга 12130 сум күләмендә пособие каралган. Бу 1 марттан соң эшсез калган, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәнче соңгы елда 26 эш атнасын җыйган яки җыймаган барлык гражданнарга кагыла. 1 июльдән алар 1500 сум күләмендә пособие алачаклар. 26 атнадан артык эшләгән гражданнар уртача хезмәт хакының 60-75 проценты күләмендә пособиеләр алачаклар, әмма ул Россия хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән эшсезлек буенча максималь пособиедән артмый. Хәзерге вакытта пособиенең максималь күләме 12130 сум, минималь күләме 1500 сум тәшкил итә.

    1 марттан 30 июньгә кадәр эшсез калган пенсия алды яшендәге гражданнарга шулай ук 12 ай дәвамында пособие түләнә.

    Озак вакытлар эшләмәгән, бер елдан артык эшсез калган, шулай ук хезмәт дисциплинасын бозып эштән азат ителгәннәр дә пособия алырга мөмкин, әгәр дә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аларны эшсез дип танысы.

    – Аларга өч ай дәвамында 1500 сум күләмендә пособие биреләчәк. Мондый гражданнарга беркетелгән 12130 сумма кагылмый.

    Коронавирус инфекциясеннән саклану өчен, мәшгульлек үзәгендә барлык профилактик чаралар да каралган. Керү урынында антисептиклар, шулай ук битлекләр әзерләнгән. Бирегә килүчеләр чират буенча гына керә һәм социаль дистанцияне үтиләр.

    Фото:  /pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: