Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда бәрәңге күп, кая куярга

    Быел бәрәңге уңышы мул булды. Кая гына барма, быел бәрәңге күп, дип сөйлиләр, социаль челтәрләр дә бакчаларда тәгәрәшеп яткан эре бәрәңге фотолары белән тулган. Бу кадәр бәрәңгене быел кая куеп бетерербез, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде.

     

    Терлеге, кош-корты булган халыкка борчыласы юк, малга ашатып була. Ә менә сатарга дип махсус утыртучыларга бәрәңге күп елны авыррак. Без районда күпләп бәрәңге утырткан фермер хуҗалыгына юл алдык, анда эшләр ничек бара икән?

    “Салихов” фермерлык хуҗалыгы 2003 елда эшен башлый. Беренче үстерә башлаган культуралар да бәрәңге, тагын бөртеклеләрне дә үстерәләр.

    – Сары төсле “Наташа” һәм кызыл төсле “Ароза” сортларын үстерүне кулай күрәбез, – ди фермер Замир Салихов. – Алар чит илдән – Германиядән кайткан сортлар. 12 гектар чамасы бәрәңге утыртылды. Аның яртысыннан артыгын без җыйдык, халык ярдәме белән. Әлбәттә елдан-ел авылларда халык саны кими. Халык саны кимү сәбәпле, эшче куллар да кими бара. Бүгенге көндә унбишләп кеше кырда эшли. Чүпләүчеләр дә, трактористлар да бар. Элегрәк кырда кырыклап кеше эшләгән еллар да бар иде. Ул вакытта бәрәңгене дә утызар гектар үстерә идек.

    Бүгенге көндә кырда бер казып чыгару агрегаты эшли. Без барган көнне Айдар Гатиятуллин иярләгән тракторның бераз гына көе киткән иде.

    – Эшләр яхшы бара, уңыш әйбәт, – диде сер бирмичә генә тракторын көйләп маташкан механизатор.

    Икенче тракторга ике арба тагылган. Аның эше – эшче куллар алдыннан акрын гына алга “тәгәрәү”. Арбаның берсенә эре бәрәңгене, икенчесенә вакларын аерып салып баралар. Эшчеләр җитез хәрәкәтләр белән, тиз-тиз генә бәрәңгеләрне чиләкләргә тутыралар да, арбага илтеп бушаталар. Хәтта безнең белән сөйләшеп торырга да вакытлары булмады. Ник дисәң трактор артыннан өлгерергә кирәк.

    Замир Салихов сүзләренчә, бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе – бәрәңгене сату мәсьәләсе.

    – Бөтен җирдә тендер, – ди фермер. – Ул инде закон, без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Тендерга бер лотка кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге куялар. Шулай булгач мин ул лоттан автоматик рәвештә төшеп калам. Минем кәбестә, чөгендерләр белән шөгыльләнергә вакытым җитми. Без андый культураларны үстермибез дә. Сату мәсьәләсе елдан-ел кыенлаша. Техникаларыбыз җитә, андый проблемабыз юк, – ди фермер.

    Замир Салихов сүзләренчә, өч ел элек Баулы халкының бакчаларын фитофтора яндырган, шул вакытта фермерның бәрәңгесен килеп алучы күп булган. 

    – Безнең бәрәңге сорты чиргә тиз бирешә торган түгел, шуңа да уңыш ул елны башкаларныкына караганда яхшы булды. Ул вакытта бәрәңгенең килограммы 20-25 сум булса, быел ун сумга төште. Алай да сату мәсьәләсе авыр.

    Яхшы уңышның серләре дә юк түгел. Вакытында ашлама кертү, технологиясен белеп утырту да мөһим. Биредә җиргә азот, фосфор, калий кушылган ашлама кертәләр.

    – Барысын да техника белән эшкәртәбез. Шактый гына чыгымлы эш ул. Без бер җирне унбер-унике мәртәбә узабыз. Ике тапкыр тырмалау, ике тапкыр культивацияләү, рәт арасын эшкәртү ясыйбыз. Быел су сиптерергә туры килмәде. Су сиптерү үзе бер чыгымлы эш. Су сипкәндә бик күп ягулык кирәк. Халыкка эш хакы да түләргә кирәк, 150-200 мең сум шуңа гына китә. Быел бер кешегә көненә 700дән алып бер мең сумга кадәр хезмәт хакы түлим. Тракторчыларның эше күбрәк, шуңа да аларга бер меңгә кадәр җиткереп түләргә кирәк.

    – Быел “Салихов” фермерлык хуҗалыгында уңыш аеруча мул, – дип әңгәмәгә кушылды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – Башка елларда ул гектарына 200 центнерга җитмәсә, быел 250-280 центнер чамасыдыр. Дөрес, җитештергән бәрәңгене сату проблемасы бар. Аның өчен хәзерге таләпләр нигезендә продукция буенча химик матдәләр, микотоксиннар, авыр металлар калмавын раслаучы тикшерү протоколы алынырга тиеш. Ул лаборатория безнең Әлмәттә генә. Ә сертификация бирә торган лаборатория Башкортостанның Туймазы районында бар. Без Салиховка сертификация үтеп, сәүдә предприятияләренә кереп карарга тәкъдим итәбез. Сәүдә предприятияләре районда күп түгел. Кайчандыр мәгариф, медицина учреждениеләре бәрәңгене җирле фермерлардан алалар иде. Хәзерге таләпләр буенча конкурслар, тендерлар үткәрелә. Шуңа да сату проблемасы тора.

    Авылның бер башында фермер хуҗалыгының бәрәңге саклау подваллары бар. Анда икенче икмәкне саклау өчен яхшы шартлар тудырылган. Андагы өемнәр кызыктырырлык. Сатуга әзерләп, капчыкларга тутырып куелган бәрәңгеләр дә бар. Подвалның икенчесенә орлыкка дигән бәрәңге салына. Терлеккә ашатырга яраклы вак бәрәңгене фермердан Оренбург ягыннан килеп алалар икән. Шулай ук бушка эшчеләргә дә тарата.

    – Сыерларга бәрәңгене фураж белән бергә бирсәң, сөтләре арта, – ди фермер.

    Бәрәңге уңышы ел саен яхшы булмаска да мөмкин, моңа һава шартлары да йогынты ясый. Тик шулай да тәмле, авырусыз бәрәңге үстерү өчен берничә киңәшне истә тотарга кирәк.

    Үз бакчаларында бәрәңге җитештерүчеләргә Наил Галиуллин мондый киңәшләрен бирде:

    – Бәрәңге – безнең традицион азык культураларының берсе. Авыл халкы кайчадыр үзләре өчен дә, маллары өчен дә зур мәйданнарда утырталар иде. Бәрәңге бакчалары 30-40 сутыйга җитә торган иде. Хәзер инде кеше кимү, терлекләрнең азаюы нәтиҗәсендә, бәрәңгегә ихтыяҗ зур түгел. Хәзер халык үзе өчен өч-дүрт сутый җиргә генә утырта. Бәрәңге үстерүне орлыктан башларга кирәк. Авылларда бәрәңгене ярып утырту гадәте бар. Бөтен таләпләрне дә туры китереп эшләмәгәндә, орлык бәрәңгесенең берсеннән икенчесенә авыру йогарга мөмкин. Йомырка зурлыгындагы бәрәңгеләрне җыеп, ярмыйча утырту күпкә отышлырак була. Төрле бөҗәкләргә, бигрәк тә колорадо коңгызына каршы озак тәэсир итә торган препаратлар куллану отышлы. Зур булмаган участокларда, корткычларны җыеп алсаң, химикатлар кулланмасаң да була. Шул ук вакытта авыруларга каршы биологик препаратлар кулланырга мөмкин, алар кеше сәламәтлегенә зарар китерми.

    Белгеч сүзләренчә, бәрәңге үстергәндә традицион ашламаларны – агач көлен, тавык тизәген куллану яхшы. Бу органик препаратлар составында калий, төрле микроэлементлар бик күп. Бәрәңгене алыр алдыннан атна-ун көн кала сабагын чабарга кирәк. Бәрәңге сабакларыннан туклыклы матдәләр бәрәңге бүлбеләренә күчә, ә җир, сабаклардан арынгач, тизрәк җилли. Ул вакытта бәрәңге үсүдән туктый, аның кабыгы калыная, яшелчәнең сакланышы яхшыра. Бәрәңгене казыганнан соң ике-дүрт сәгать җирдә киптерү кирәк. Чөнки тизрәк базга кертеп салсаң, шул кипмәгән җир белән инфекция дә күчәргә мөмкин. Бәрәңге җиренә черемәгә әйләнгән тиресне генә кертергә кирәк. Чөнки янмаган тирестә азот күп, ә азот чирләрне күбәйтә.

    Әйе, бәрәңге уңышы мул, кая куяр урын юк. Халык телендә “икенче икмәк” булып саналган бәрәңгенең кадере китә башладымы? Әллә инде без бәрәңгене азрак ашый башладыкмы?

    Айгөл ХӨСӘЕНОВА

    Автор фотосурәте

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: