Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулыда авыл хезмәтчәннәре концерт карады

    Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада ел саен авыл хезмәтчәннәре, игенчеләр өчен концертлар куя. Быел да искәрмә түгел. Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә район үзешчәннәре коллективы Кызылъяр авылының ындыр табагында концерт оештырдылар.

    – Без ел саен авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек тармагында эшләүчеләре өчен чыгышлар әзерлибез. Кая гына килсәк тә, безне көтеп алалар, – диде агитбригада җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова.– Бүген авыл хезмәтчәннәре каршында Галия Алтынова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Сәрия Хәмитова, Гөлнара Абдуллина, Наталья Галимҗанова чыгыш ясадылар. Гармунчы егетебез Илшат Хисаметдиновның гармунда өздереп уйнавы да алар күңеленә хуш килде. Безнең агитбригада басу-кырларда урып-җыюлар тәмам булганчы концертлар белән чыгыш ясаячак.

    Концерт азагында авыл хуҗалыгында эшләүчеләр исеменнән “Кзыл-яр” җәмгыяте агрономы Ришат Фәррахов артистларны тагын чакырып, рәхмәт белдерде.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Автор фотосурәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: