Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулыда ата-ана 7 айлык баланы калдырып, күңел ачарга киткән

    Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында өч материал каралды. Аларның һәрберсе эчкече аналар, бала язмышлары белән бәйле иде.

    – Бусы соңгысы, бүтән эчмим! Менә бүгеннән соң авызыма да алмаячакмын! – шуңа охшаш сүзләрне комиссия әгъзалары эчкече хатын-кызлардан еш ишетә. Шунысы аяныч, антлар эчкән аналар күп тә үтми кабат комиссия каршына килеп басалар. Бер гаепсез сабыйлар язмышы шул эчкече ана күләгәсендә кала. 
    Комиссия каршына ир белән хатын килеп басты. Алар утырышта катнашучыларга яхшы таныш. Икәүләп эчәргә яраткан ата-ана бу юлы, кечкенә өч баланы үзләрен генә өйдә калдырып, дусларына кәеф-сафа корырга киткәннәр. Балаларның зурысына сигез, уртанчысына биш яшь, ә кечкенәсенә нибары җиде ай. Киткәннәр дә балалары хакында бөтенләй онытканнар. Ярый әле, уяу күршеләре җирлек башкарма комитетына, соңгысы исә тиешле органнарга хәбәр иткән. Авыл фельдшеры сүзләренчә, җиде айлык баланың хәле канәгатьләнерлек. Тик гәүдә авырлыгы тиешенчә түгел, анализларында нормадан тайпылышлар бар, прививкалар вакытында ясалмаган.
    – Ник балаларның үзләрен генә калдырып киттегез? Алар белән берәр хәл булса? Зур дигән кызыгызга да сигез яшь кенә бит! Ни өчен кечкенә бала көннәр буе коляскада, шәрә килеш памперстан гына ята? – дип сорау бирде комиссия рәисе урынбасары Минзинә Сурова.
    – Берни булмый аларга! Без чыгып киткәндә утны, газны бөтенләй сүндереп китәбез бит, – диде ана кеше ваемсыз гына, бәрелүдән кара янып чыккан битен кашып. – Алар, кечкенә булсалар да, бик җаваплылар, мин аларга ышанып, үзләрен генә калдыра алам.
    Әлеге ананың “мин аларга ышанып, үзләрен генә өйдә калдырам” дигән сүзләрен әйткәндә, күз алдына биш яшьлек һәм җиде айлык сабый килеп басты. Ярый, сигез яшьлегенә ышанып та булсын ди, тик ничек биш яшьлек бала акылына ышанып була?
    – Алар бит бөтенләй кечкенә! Шырпы алып, ут белән уйнарга, төртелергә, киселергә... белмим, теләсә нишләргә мөмкиннәр! – диде Минзинә Сурова. Һәм ир кешегә мөрәҗәгать итте. – Нигә хатыныгызга кул күтәрәсез?
    – Без кунактан кайтканда балаларны алып киткәннәр иде бит, ачуым чыкты, – диде ир кеше коры гына һәм сорауга сорау белән җавап бирде. – Балаларны алып дөрес эшләмәдегез. Мин хәзер озакка эшкә китәм. Бер ялгызы гына өйдә минем хатын нишләргә тиеш?
    – Беренчедән, ул ялгыз калмаячак, кечкенә балагыз белән хастаханәдә булачак. Икенчедән, авыл җирендә яшәгән хатын-кызга йорт тирәсендә дә эш бик күп, – диде комиссия әгъзалары.
    Комиссия карары нигезендә, гаиләдәге ике бала вакытлыча приютта булачак. Ата-ана кабат кисәтелде. 
    Күптән түгел генә әлеге гаиләдә булган фаҗигане дә исләренә төшерделәр. Ул чакта исерек ана, йоклаганда имчәк баласы өстенә ятып, сабыйны харап иткән иде. 
    Утырыш азагында мәктәпләрдә һәм колледжда укучы балаларны закон нигезендә башка мәктәпләргә күчерү һәм уку йортыннан чыгару, җәйге каникул чорында су буйларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча докладлар тыңланды. 
    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Фото: yauzaaa.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: