Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы татар халык театры актрисасы Нурия Абдуллина: “Уйнаган рольләремнән өйгә кайткач та аерыла алмыйм”

    27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Баулы татар халык театры актрисасы Нурия Абдуллина әйтүенчә, театр ул – тормыш, тәрбия чарасы.

    Пәрдә алды: төрле образлар, төрле рольләр, кичерешләр, аерылулар, кавышулар – болар барысы да актёр тудырган кеше язмышлары. Спектакльдә киеп уйнаган киемен салып кайтып китсә дә, уйнаган роле, сәхнә алдында тудырган образы актёрның күңелендә кала. Әйе, Баулы татар халык театры актрисасы, моңлы, үзенчәлекле тавыш иясе Нурия Абдуллина очрагында да нәкъ менә шулай.

    – Уйнаган рольләремнән өйгә кайткач та аерыла алмыйм, – ди ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп кына сөйләшә торган Нурия ханым.

    Ютазы районы Бәйрәкә авылында туып үскән Нурия ханым мәктәптә укыган вакытта ук театрда уйнап үсә.

    – Безнең татар теле укытучысы Гөлсем Таһир кызы Мусина бар иде. Аның җитәкчелегендә тугызынчы сыйныфта укыганда  спектакльләр уйный идек, бик ярата идем үзен. Бәлки шул да ярдәм иткәндер театрны сөяргә.

    Нурия ханым балаларны бик яратуы сәбәпле, тәрбияче булырга теләп, Казандагы педагогия көллиятенә укырга бара.  Баулының “Рябинка” балалар бакчасында шактый еллар тәрбияче булып эшли.

    – Сәламәтлегем какшап, балаларны тиз-тиз генә киендерә алмый башлагач, эштән китәргә мәҗбүр булдым. Бөгелмәдә бухгалтерлыкка укып, һөнәремне үзгәртергә туры килде. Районның милиция бүлегендә  айныткычта тәрбияче булып эшләдем, соңыннан шунда ук кассир-бухгалтер булып эшләргә туры килде. Мин эшләгән елларда район башлыгы Наил Зарипов иде. Мин театрны артистларга түләрлек итеп ясыйм, тик төпле кеше кирәк эшләргә, ди икән. Мин инде, үзем барып эшлим әле дидем дә, тәвәкәлләдем.

    Иң беренче булып уйнаган ролен бик яхшы хәтерли Нурия ханым. Беренче тапкыр халык алдына чыгу, курку катыш дулкынлану, соңыннан көчле алкышлар, болар барысы да беренче тапкыр булып, зәңгәр томаннар артында калган яшьлек елларына бәйле.

    – “Әниләр һәм бәбиләр” дип атала иде ул. Быел шул театрны яңарттык. Шуңа да хәтеремә бик уелып калгандыр ул. Мин анда бер бала гына тапкан казах хатыны Алтынчәчне уйнаган идем, хәзер инде, еллар үтү белән, 12 бала тапкан ана ролен – Гөлфинәне уйнарга туры килде.

    Элегрәк ике театр труппасы булган, берсен Флюра Шәрипова җитәкләсә, икенчесен Миргалиян Фәхриев алып барган. Шулай итеп Нурия ханым беренче тапкыр сәхнәдә уйнауны Флюра Шәрипова төркемендә башлый.

    – Театр бит ул – тормыш. Таетрда кеше яши. Уйнаган ролеңә кереп китәсең дә, шул кеше буласың да куясың. Заманында минем әтием гармунчы, әнием бик матур җырлый иде. Аларның гомерләре генә кыска булды. Әтидә бар иде талант, ул безне күрше әбие булып сөйләп көлдерә иде.

    “Кыр казлары артыннан” спектаклендә – Ясминәне, “Кичер мине, әнкәй”дә – укытучы ролен, “Шайтан бутады” да тагын укытучы ролен, “Монда тудык, монда устек” тә күрше хатынын һәм башка бик күп рольләрдә уйнарга туры килә Нурия ханымга.

    – Бервакыт Флюра Шәрипова, гел уңай рольләрне генә уйнап йөрмәссең инде, артист кеше тискәре рольләрне дә уйнап күрсәтергә тиеш дигәч, дүрт ирдән аерылган хатын ролен уйнадым, –  ди ул.

    Нурия ханым сүзләренчә, комедияләрдә уйнау авыррак, аның үзенә кайгылы образны ачып бирү җиңелрәк. Маңгай тирен сортеп алып була, ә менә маңгаеңа язылган язмышны алып атып булмый. Нурия ханымга да үз тормышында күп кайгылар күрергә туры килә.

    – Миңа кайгыны күрсәтү җиңелрәк, чөнки без авыл баласы кайгыны күп күргән кешеләр. Мин үзем әти-әниемне, биш бала табып, өчесен югалткач, кайгы күргән кеше, кайгыны җиңелрәк уйныйдыр сыман тоела. Ә кешене көлдерер өчен күп көч куярга кирәктер. Миңа көлдергеч ролләрне уйнарга кыенрак булыр иде, – ди Нурия ханым. – Бик күп уйнаган рольләр күңелдә кала. Менә “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендәге сүзләр: “Без, хатын-кызлар яхшы булсак, ирләр дә яхшы була, без начар булсак, алар да начар”. Менә шундый сүзләрне халык та ишетә бит, кешенең күңелендә тәрбия булып калырга тиеш, үзеңне дә тәрбиялисең. Гомумән, театр – тәрбия чарасы. Үземнең күңелемдә дә күп әйбер кала.

    Театрдагы монологларны, сүзләрне ятлау авыр түгелме, дигән сорауга, бер-ике генә укып чыгам да, ятлана ул, дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

    – Спектакльдәге сүзләрне өйдә дә файдаланам, кайчакта көлке белән, кайсын чынлап та әйтеп куясың. Театр сүзләре файдаланыла ул тормышта. Минем тормыш иптәшем Себердә эшләде. Ул унбиш көнләп өйдә булмый иде. Кызларым да Чабаксарга укырга киткәч, өч бүлмәле фатирда берүзем генә калдым. Эштән соң өйдә үзем генә утырганчы дип, театрга йөрергә булдым. Монда икенче тормыш, икенче иптәшләр. Театр күңелемә бик якын, яраттым театрны.

    Бүгенге көндә Нурия ханым пар канаты Альбертка рәхмәтләрен әйтеп, тормыш дәфтәренең театр белән бәйле булган иң кызыклы битләрен ача.

    – Тормыш иптәшемә рәхмәтлемен, элек мәдәният йортына якын торсак та, хәзер клубка йөрергә ераграк. Ирем, репетицияләргә чакырсалар, башта машина җылыта, аннары илтеп куя. Йөрисең килсә йөр син, миңа карама ди. Мине шулай караңгыда икешәр сәгатьләп көтеп утыра инде ул, – ди Нурия ханым.

    Ул театрга кирәк әйберләрне дә күбрәк үзе ясый. Бер сүз белән әйткәндә, кул эшләре остасы да ул. Мәсәлән, ясалма өчпочмаклар, балыклар, бәлешләр, чәк-чәкләр, чәчәкләр һәм башкаларның барысын да үз куллары белән коеп куя икән.

    Киләчәктә яңадан-яңа матур рольләр уйнавын теләп, Нурия ханым белән саубуллашканнан соң, ул тиз генә торып, кичен буласы спектакльгә әзерләнә үк башлады. Нурия ханымның күзләрендә нур балкый, чөнки ул бүген тагын яраткан тамашачысы белән очрашачак.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: