Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы спортчысы – грек-рим көрәше беренчелеге җиңүчесе

    Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә, Ватан геройлары истәлегенә багышлап, 16 яшькә кадәрле яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узган.

    Өч көн дәвам иткән ярышларда Идел буе федераль округының 13 регионыннан (Башкортостан, Татарстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән) 400гә якын спортчы көч сынашкан. Беренчелекне ачу тантанасында Олимпия уеннарының грек-рим көрәше буенча чемпионы Алексей Мишин да катнашкан.

    Беренчелектә Баулы һәм Татарстан данын Андрей Петров яклаган. Яшь спортчы 44 килограммга кадәрле авырлык категориясендә беренче урынга лаек булган.

    Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар май аенда Владимир шәһәрендә 16 яшькә кадәрле яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашачак.

    Фото: Петровларның шәхси архивыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: