Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы сәнгать мәктәбе истәлекле бүләк алды

    Баулының мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булды.

    Күренекле татар композиторы Ганс Сәйфуллинның улы Альберт Сәйфуллин Баулы сәнгать мәктәбенә уникаль бүләк – әтисенең пианиносын тапшырды.

    "Пианино безнең мәктәптә иң яхшы урынны ала алып торачак һәм мәктәбебез, укучылар һәм педагоглар өчен талисман булачак, – дип сөйләде "Баулы-информ" редакциясенә сәнгать мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Марина Епишкина. Без традицияләрне балаларга тапшырачакбыз, чөнки милли музыка булганда, халык та бар.  Бу уен коралы Баулы җиренең талантларга бай булуын искә төшереп торачак».

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: