Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында яңа ФАП төзеләчәк

    2021 елда Татар Томбарлысы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла.

    Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов “баулы-информ”га сөйләгәнчә, хәзерге вакытта ФАП Яшьләр урамындагы аерым кирпеч бинада урнашкан. Элек анда балалар бакчасы булган, соңрак бу бина фельдшер-акушерлык пункты итеп үзгәртелгән.

    “Әлеге ФАП бинасы иске инде, әмма торышы канәгатьләнерлек, ди җирлек башлыгы. Анда фельдшер Динара Арсланова эшли.

    Динара Арсланова сүзләренә караганда, бүгенге көндә ФАП Татар Томбарлысы авылында яшәүчеләргәбарлыгы 555 кешегә – хезмәт күрсәтә.

    Ләйсән Галимова

    Фото: Динара Арсланова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: