Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында профилактик рейд узды

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, “Бала – төп пассажир” профилактик чаралары кысаларында, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча профилактик рейд үткәрде. Алты ай эчендә районда балигъ булмаган пассажирлар йөртү буенча закон бозуның 138 очрагы ачыкланган.

    Рейд барышында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, машиналарны туктатып, машина йөртүчеләрнең балаларны дөрес йөртү-йөртмәүләрен һәм барлык кирәкле документларның булу-булмавын тикшерделәр. Шулай ук машина йөртүчеләргә балаларны транспорт чараларында йөртү җайланмаларының имгәнүне ни дәрәҗәдә киметүен аңлаттылар. Юл-патруль хезмәте инспекторы Динар Исхаков сүзләренә караганда, балаларны транспортта йөрткәндә куркынычсызлык каешларын дөрес кулланмаучылар да бар.

    Динар Исхаков әйткәнчә, җиде яшьтән кечерәк балаларны автомобильнең арткы утыргычында автокреслода йөртергә кирәк, ә алгы утыргычка өлкәнрәк яшьтәге балаларга гына утырырга рөхсәт ителә, анда да махсус җайланма булырга тиеш.

    Рейд вакытында җәяүлеләр кичүендә җәяүлегә юл бирмәгән машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Инспектор сүзләренчә, шофёрга 1,5 мең сум күләмендә штраф яный.

     

    Индира Сәйфуллина фотосурәтләре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: