Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында чәчү төгәлләнеп килә

    Урамда – июль уртасыдай челлә, көннәрдән дә кызуырак булып, басуларда эш кайный. Район кырларында чәчүнең соңгы көннәре. “Кызылъяр” җәмгыятендә булып, эш барышы белән танышып кайттык.

    1976  елдан бирле басу-кырларда хезмәт куйган механизатор Мөҗип Ганиев бүген дә “штурвал” артында. Аңа инде 64 яшь. Җанын-тәнен җир эшенә багышлаган механизатор бүгенге көндә барлык уңайлыклары булган “Агормастер” чәчү комплексын иярли. Әлеге чәчү җайланмасы өч эшне бергә башкара – культивацияли, чәчә һәм катоклый.

    • Иртәнге өчтән торып, йорт терлекләрен караганнан соң, сәгать бишкә эшкә киләбез, – ди Мөҗип Ганиев. – Быел 15 апрельдән чәчүгә чыктык. Һава шартлары зарланырлык түгел, яңгырлар да вакытында яуса, яхшы булачак.

    Булсын дип эшләгән тырыш аксакал механизатор уңайлы тракторда 2008 елдан эшли башлый. Быел ул берүзе 800 гектарда чәчү чәчкән.

    Кызылъяр басуларында күбесенчә пенсия яшендәге кешеләр эшли. Яшьләр мондый эшкә чыдамый, диләр алар.

    Тагын бер тракторда икесе дә 20 елдан артык механизатор булып эшләгән Алмаз Сөнгатуллин белән Ринат Гайнетдинов соңгы гектраларда бодай культурасын чәчәләр.

    • Чәчүләр быел бик авыр булмады, – ди Алмаз Сөнгатуллин. – Барыбыз да яңгырлар явуын көтәбез, уңыш яхшы булуына ышанып, Аллага тапшырдык.

    Басуларны иңләп буйлап йөргән трактор артында, кара тузан йотып та, һич тә зарланмаган чәчүче Ринат Гайнетдинов янында да тукталдык. Ул – бөртекләрне карап, тикшереп, чәчкеч артында йөрүче.

    • Соңгы кыр инде, – ди ул. – Эшләрне тиздән төгәллибез. Көннәр эссе торса да, чыдарга кирәк, чөнки язның бер көне ел туйдыра.

    “Кызылъяр” җәмгыятенең өч мең бер йөз гектардан артык чәчүлек җире бар.

    • Сабан культураларын чәчеп бетердек, соңгы гектарлары бара, –ди “Кызылъяр” агрономы Ришат Фәррахов. – Язгы сабан культураларыннан иң беренче арпа чәчкән идек, аларда бәләкәй генә корткычлар барлыкка килде, яфракларын ашыйлар. 200 гектар мәйданда шуларга каршы эшкәртү эшләре алып барабыз.

    Ришат Фәррахов сүзләренчә, сабан культураларын өстәмә тукландыру да булачак. Чүп үләннәре белән көрәшне  берәр атнадан башлыйлар.

    Янып-пешеп басуда кайнаган механизаторларның төшке аш вакытына да эләктек. Биредә аларга итле аш, пылау, ипи, баллы чәй китергәннәр иде. Эсседән (ә ул вакытта басуда 32 градус күрсәтә иде) кара тиргә батып, юсаң да агармас җир тосенә кергән куллары белән тиз генә тамак ялгап алганнан соң, кыр батырлары үз эшләренә ашыкты.

    Язгы челләләрдә кемнәр икмәк үстергәнен онытмыйк, кадерләрен белик бәрәкәтле җирнең  икмәген.

    Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: