Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулы районы Кызылъяр авылында ФАП төзелеше дәвам итә

    Кызылъяр авылында июльдә республика программасы буенча яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлаган иде.

    Җәй көне авыл үзәгендә ФАП төзелә торган урынга субайлар кагылды, барлык коммуникация үткәрелде. Шушы көннәрдә Азнакайдагы “Нефтемаш” заводы төзүчеләре модульле бинаны җыюга кереште.

    Авыл медпункты төзелешенә ФАПлар төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 3,5 миллион сум акча бирелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: