Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы авылында балалар мәйданчыгы төзелде

Соңгы елларда Татар Кандызы авылында авылны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Шушы көннәрдә авылның үзәк өлешендә яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Балалар мәйданчыгы элементлары җирле бюджет акчасына сатып алынган. Шушы көннәрдә аларны авыл мәдәният йорты артындагы балалар мәйданчыгы өчен бүлеп бирелгән участокта урнаштырганнар. Балалар мәйданчыгын урнаштыру белән мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов, клуб хезмәткәре Миргәлим Закирҗанов шөгыльләнде. Аларга ярдәмгә авыл халкы Ленар һәм Динар Хөсәеновлар, Алмаз Моратхуҗин, Илнур Нуретдинов килде. Ташу өчен техниканы Рөстәм Вәлишин бирде. Авылда моңа кадәр бердәнбер балалар мәйданчыгы мәктәп территориясендә урнашкан иде. Авыл мәдәният йорты режиссеры Луиза Шакирова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта авылның үзәк өлешендә балалар күп, ә каникуллар вакытында алар тагын да күбрәк. Балалар рәхәтләнеп яңа мәйданчыкта уйный. Балалардан да бигрәк, мәйданчыкка әти-әниләре сөенде. Хәзер балалар билгеле бер төзекләндерелгән урында уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев