Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулы районы авылларында референдум бара

    Бүген районның унөч авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум үткәрелә. Тавыш бирү пунктлары иртәнге сәгать җидедә ачылды.

    Бавлы-информ” корреспонденты Томбарлы авыл җирлегенең тавыш бирү пунктына иртәнге сәгать сигезенче яртыда барды.

    Әлеге вакытка  27 кеше тавыш бирде.  Алар, нигездә, бүген эшкә баручылар, эш көне башланганчы гражданлык бурычларын үтәделәр, – ди  участок сайлау комиссиясе рәисе Илсөяр Кашапова. – Безнең җирлектә референдумда 579 кеше катнашырга тиеш. 17 кеше өендә тавыш бирәчәк, алар алдан гариза яздылар.

    Кадрия ГЫЙМАЗОВА фотосурәтләре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: