Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулы районы авылларында Каз өмәләре гөрли

    Татар Кандызында яшәүче Гөлнур һәм Хәмит Шакирҗановлар гаиләсе быел 45 каз үстергән. Декабрьнең беренче ял көнендә алар, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен чакырып, Каз өмәсе үткәргәннәр.

    – Шакирҗановлар – бик тырыш, эш сөючән гаилә, – дип сөйләде безгә авыл мәдәният йорты директоры Луиза Шакирова. – Җәй көнне алтмыш бройлер үстергәннәр иде. Биш баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Үзләре эшчән, гаиләдәге өч бала да кечкенәдән ата-аналары үрнәгендә эшкә өйрәнеп үсәләр.

    Гөлнур социаль хезмәткәр булып эшли. Каз өмәсенә ул үзенең хезмәттәшләрен дә чакырган. Авылның мәдәният хезмәткәрләре дә өмәдән читтә калмаган. Сәнгать җитәкчесе Айрат Хөсәеновка кушылып, каз мамыгы йолкучы хатын-кызлар җырлаган, такмак әйтешкән. Каз түшкәләре чистартылып беткәч, аларны көянтәләргә элеп, җырлашып урам әйләнгәннәр.

    Бу көнне Шакирҗановларда ике өмә булган дип әйтергә дә була. Хатын-кызлар казларны эшкәрткәндә, ир-атлар ишегалдында ике яшьлек тана суйганнар.

    Э сездә Каз өмәләре ничек үтә?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: