Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында хезмәт ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Ташлы авылында гомер итүче хезмәт ветераны Гөлфия Вәлиева бүген үзенең олуг юбилеен – 100 яшен билгеләп үтте. Бер гасырлык юбилее белән йөзъяшәрне балалары, күпсанлы онык һәм оныкчыклары, якыннары җылы итеп тәбрикләде һәм бу уңайдан бик тә күркәм бәйрәм оештырдылар.

Гөлфия апа бүген үзенең өенә килгән һәр кунакны кояш кебек балкып каршы алды. Әлеге юбилей аның өчен бик тә мөһим вакыйга, оныклары әйтүенчә ул аны түземсезләнеп көтеп алган. Хөрмәтле әниләрен, ак әбиләрен балалары, оныклары, туганнары күпсанлы изге теләкләргә һәм матур чәчәкләргә күмделәр.   

 Иң җылы һәм матур теләкләрен юбилярга шулай ук Баулы район башлыгы Ильяс Гозәеров та җиткерде. Ул  хезмәт ветеранына Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын, чәчәк букеты һәм районның  95 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне тапшырды. Ильяс Исмагил улы юбилярга тыныч һәм имин тормыш теләде. Гөлфия апа зур кунак килүенә бик тә сөенде, котлауларны шатланып кабул итте, район башлыгы белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырды.

Гөлфия апа чыгышы белән Әтнә районыннан. Ул үзенең гомер юлын бик яхшы - барлык нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Үсмер вакытыннан  ук диярлек авыр эшкә җигелгән, тормышның ачысын-төчесен татырга туры килгән. Әлеге хатирәләрне барлаганда ул күңелендә аеруча уелып калган бер вакыйганы сөйләп китте.

  • 1942 ел иде. Без, 16 яшьлек берничә кыз, кыш көне юл кырыенда траншея казырга йөредек. Бер вакыт шулай эшләгәндә без таныш булмаган телдә сөйләшкәннәрен ишеттек һәм тиз генә качтык. Бу пленга алынган өч немец солдаты иде, аларны конвоирлар алып китте. Менә мин шунда инде тере немецларны күрдем, – дип исенә ала Гөлфия апа.  

Баулы районының Ташлы авылына ул 1954нче елда тормышка чыкканнан соң күчеп килгән. 32 ел “Александровский” совхозында бухгалтер булып хезмәт куйган, тырыш, намуслы хезмәте өчен күп санлы бүләкләргә лаек булган. Тормыш иптәше Гамбәр абый белән 65 ел тату һәм бәхетле гомер кичереп биш бала үстергәннәр. Әмма ата-анага бала кайгысы кичерергә туры килгән, ике уллары бик яшьли якты дөньядан китеп барган. Гөлфия апаның тормыш иптәше дә инде берничә ел элек үк бакыйлыкка күчкән.

- Без бик мул тормышта яшәдек, мал-туар асрадык, бакча үстердек, умарта тоттык. Умарталарны мин карый идем, бик рәхәт, бер дә авырсынмадым. Әле инде балалар эшләргә кушмый миңа, әнә паспортыңны ачып кара дип әйтәләр, мин качып кына эшләп алам, – дип елмаеп сөйли Гөлфия апа.

- Әти-әни безне хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерде, әни кырыс та була белде, дөрес тәрбия дә бирде безгә, – ди юбилярның кызы Кадрия Сәйфетдинова.  

Гөлфия апа бүген дә шат күңелле, җитез хәрәкәтле, ачык зиһенле, тормыштан ямь табып яши. Ул көчле рухлы, намуслы, ярдәмчел, зарлануны белми – якыннары аны шулай бәяли. Аның гомеренең бер генә көне дә диярлек эшсез үтмәгәнгә һаман да хәрәкәтсез тора белми – өйдәге вак-төяк эшне башкара, бакчада мәш килә. Ул җирле китапханәнең иң күп китап укучыларының берсе булып тора, елына илле-алтмыш китап укый икән. Сканвордлар, кроссвордлар чишәргә бик ярата.

Йөзъяшәр 13 оныгы, һәм 31 оныкчыгына сөенеп гомер итә, һәр оныгының һәм оныкчыгының исемен, туган көннәрен яхшы хәтерли. Гөлфия апа бүген кадер-хөрмәттә, татулыкта сокланырлык һәм бик тә бәхетле картлык кичерә.

Ихлас теләкләрен юбилярга шулай ук Александровка авыл җирлеге башлыгы Григорий Чернов, Ташлы авылы китапхәнәсе китапханәче Гөлнур Шәрифуллина да җиткерделәр. Гөлфия апа матур теләкләргә чын күңеленнән сөенде, үзен зурлап килгән кунакларга зур рәхмәтен әйтте, аларга сәламәтлек, бәхет теләде.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев