Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Баулы комбайнчылары премия алачак

    “Татарстанның иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсының нәтиҗәләре рәсми рәвештә игълан ителде. Конкурс йомгаклары буенча, 490 призлы урын билгеләнгән. Конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе һәм җиңүчеләр исемлеге белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

    Җиңүчеләр исемлегенә Баулы районыннан алты комбайнчы кергән. Илсур Хәлфетдинов («Исламгалиевлар» хуҗалыгы) бөртекле культураларны теземнәргә салуда республикада икенче урын алган. Җиңүчеләр исемлегенә шулай ук бөртекле культураларны урып-җыюда республика күләмендә югары нәтиҗәгә ирешкән Рәсим Хәбибуллин (“Бәкер”), Сирин Зәниев (“Исламгалиевлар”) һәм урак вакытында район күләмендә югары нәтиҗәгә ирешкән Радик Исмагулов (“Николашкино”), Мөслим Миңнуллин (“Кызылъяр”), Зәйтүн Төхбәтуллин (“Берлек”) бар.

    Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: