Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы халык театрында җылы очрашу

    Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Баулының татар халык театрында аграр көллият укучылары белән очрашу узды.

    Очрашу халык театры Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” пьессасы буенча куйган спектакльдән өзек белән башланып китте. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге спектакльдә аграр көллиятнең икенче курсында белем алучы Рөстәм Рәҗәпов та катнаша. Ул Марат ролен башкара. Аның ролен оста итеп уйнавын курсташлары да бәяләде, алкышларга күмде.

    – Мин театрга килүемә бик шатмын, – ди Рөстәм. – Театрның администраторы Ләйлә апага рәхмәтлемен. Ул минем КВНда уйнаганымны күреп калып, мине театрга чакырды. Марат роле –  театрда уйнаган иң беренче ролем. Ул роль миңа авыр бирелмәде, чөнки шулай туры килде: Марат та электрчы, мин дә электрчылыкка укыйм. Һәм безнең яшь тә бер чама.

    Театр режиссёры Сәгыйть Әхмәтҗанов cтудентларны театрның бай тарихы белән таныштырып узды, казанышлары белән таныштырды. Укучыларны Баулы театрына чакырды.

    Театрның алыштыргысыз актёры, декораторы Габдулла Нургалиев бала чактан ук театр куеп йөргәннәре, уйналган ролләре турында сөйләде. Студентларга гармунда, тынлы инструментта уйнап күрсәтте.

    Театрның администраторы Ләйлә Гафиятуллина исә ничек театрга килеп эләгүе, башкарган рольләре турында сөйләде.

    30 ел халык театрында уйнаучы Нурия Абдуллина балаларга үзенең күбрәк ана рольләрен башкаруы турында әйтеп үтте. Ул укучыларга дус булуларынын, ана телләрен онытмауларын теләде.

    Чара азагында көллиятнең татар теле укытучысы Рина Мөсифуллина театр артистларына олы рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде.

    Баулы халык театры “Ул кайтты” спектаклен Баулы тамашачысына 21 февраль көнне тәкъдим итәчәк.

    Очрашу хакында тулырак Баулы телевидениесе эфирында һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә күрә алырсыз.

    Айгөл Хөсәенова

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: