Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы каратистлары Самарада узган ярышларда катнашты

    9 февральдә Самара шәһәрендә киокусинкай буенча ачык өлкә ярышлары узды.

    Баулы шәһәре данын 7 спортчы – тренер Ильяс Садретдинов укучылары яклады. Ярышларда Мәскәү, Казахстан һәм Идел буе федераль округы шәһәрләреннән барлыгы 460 спортчы катнашты. Кайбер авырлык категорияләрендә 15-20 спортчы көч сынашты, шуңа күрә көндәшлек көчле иде.

    Баулы спортчылары лаеклы ярыштылар һәм яхшы тәҗрибә алдылар.

    Ярыш нәтиҗәләре буенча Карина Зыярова 2 урынны яулады. Раил Муллаев бүләкле урыннан бик азга гына калышты. Ул 5 көрәш үткәрде, әмма, кызганычка каршы, ярымфиналга узмады.

    Фото: тренер Ильяс Садретдиновның шәхси архивыннан.

    Чыганак:  http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1676989.htm

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: