Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы имамнары түгәрәк өстәлгә җыелды

    Баулы районы мөхтәсибәте тарафыннан ай саен оештырылучы мәчет имамнарының күчмә җыелышы бу юлы Татар Кандызы авылының “Шәйхулла” мәчетендә үтте.

    Чарага район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм авыл җирлекләренең барлык имамнары да килде. Җыелыш Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җитәкчелегендә үтте.

    Җыелышка килгән һәр авыл имамы үзләренең мәчетләрендә булган чаралар, айлык эшләнгән эшләр һәм алда торган бурычлары хакында җентекләп сөйләделәр. Беренче булып районның иң өлкән имамы Наил хәзрәт Дәүләтов отчёт тотты. Аның сүзләренә караганда, Исергәп мәчетенә халык күп йөри. Дини бәйрәмнәр зурлап билегеләп үтелә. Быел да ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен дини дәресләр үткәрү дәвам итәчәк. Җәйге каникул вакытларында мәктәп балалары өчен мәчеттә махсус ял сәгатьләре оештырылган. Анда унбиш-егермеләп бала йөргән.

    Шалты авылы имамы Әсгать хәзрәт Мәгъҗанов та гает бәйрәмнәренең күңелле һәм күркәм узуын ассызыклап үтте. Авыл мәчетенең документларын рәсмиләштереп бетерүдә килеп чыккан проблемалар хакында да бәян итте. Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин әлеге проблемалы хәлләрдән чыгуда авыл җирлеге башлыгы белән киңәшләшеп тору эшне тизләтәчәген әйтте.

    – Безнең Татар Кандызы авылында хәзер ике мәчеттән дә ярыша-ярыша азан әйтәбез, – дип башлады үзенең чыгышын ярымшаяртып Инзил хәзрәт Имаметдинов. – Ниндидер төзелеш, яңарту эшләре алып барылмады. Шулай да мәчетебезгә газ кертү буенча эшләр алып барабыз. Өлешчә генә эчке яктан түшәмне ныгытып, яңартасы бар. Газ керткән очракта, котел һәм газ плитәсе кирәк булачак, аны без авылдан иганәчеләр табып булдырырга кирәк дигән фикердә.

    Инзил хәзрәт сүзләренчә, сәдака акчалары белән генә мәчет бинасын тоту авыр, кышкы сезон ничек булыр, билгесез, диде ул. Шулай ук Кандызда ачылган “Гаһедия” мәчете дә матур гына эшчәнлеген башлап җибәрде дип җиткерде Шәрипҗан хәзрәт Галимов.

    Кызылъяр авылы мәхәлләсендә барган төзелеш-киңәйтү эшләре хакында Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов сөйләде. Аның сүзләренчә, мәчет бинасына өстәп салынган янкормада башкарасы эшләр әле байтак.

    – Мондый җыеннар имамнарыбыз өчен бик мөһим, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” газетасына Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Бүген без эшләнгән эшләргә йомгак ясадык, алда торган укулар буенча сөйләшүләр алып бардык. Шулай ук яңалыкларыбыз да бар. 28 сентябрьне Татарстан Диния нәзәрате Гошер сәдакасы көне дип игълан итте. Бу нинди сәдака дигәндә, кеше үз бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимештән (алар алты ай һәм аннан да күбрәк саклана торган булырга тиеш) мохтаҗларга өлеш яки гошер сәдакасын бүлеп бирә. Шуны да онытмаска кирәк, мондый сәдаканы бирүче башта үзенең мохтаҗ туганнарын кайгыртырга тиеш.

    Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, соңгы елларда мондый сәдакалар җыелып Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсенә озатыла. Ул продукция анда белем алучы шәкертләргә тотыла. Мондый сәдаканың савабы да зур, ди Әнвәр хәзрәт.

    – Беренчедән бу шәригатебез кушкан бер гамәл, икенчедән, алган уңышның бәрәкәте була, ягъни Аллаһы Тәгалә безгә бирде икән, без аннан мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиеш. Чыгармыйсыз икән, ул барыбер сезгә тиеш түгел, диелә. Мисал итеп гади генә бәрәңгене алыйк, аны көздән базга тутырып куйдык ди, яз көне черетеп чыгарып түктек, ди. Кемгә файда? Ризык исраф булды. Ә бит шул чыгарып ташлаган өлешне гошер сәдакасы итеп бирергә була иде.

    Киләсе айда имамнарның күчмә җыелышы Шалтыда үтәчәк.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Автор фотосурәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: