Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы баскетболчылары “КЭС-БАСКЕТ” чемпионатында икенче урынга иреште

    Баулының универсаль спорт залында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының төбәк чемпионаты төгәлләнде.

    Татарстан мәктәпләренең егетләр җыелма командалары арасында призлы урыннар түбәндәгечә:

    1 урында –  Казан шәһәренең 5нче лицее командасы (Вахитов районы)

    2 урындаБаулы шәһәренең 7нче мәктәп командасы

    3 урындаКукмара шәһәренең Булатов исемендәге күп профильле лицее командасы.

     

    Кызлар арасында урыннар түбәндәгечә:

    1 урында – Яр Чаллы шәһәренең 10нчы мәктәбе командасы

    2 урында – Казан шәһәренең 33нче мәктәбе командасы (Авиатөзелеш районы)

    3 урындаТүбән Кама шәһәренең 32нче гимназиясе командасы

    Шулай итеп, тренер Руслан Хәмитов җитәкчелегендә катнашкан 7нче мәктәп командасы былтыргы нәтиҗәләрен кабатлады, икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

    Беренче урынга ирешкән командалар Идел буе Федераль округында Татарстан данын яклаячак.

    Фоторепортаж соңрак булачак.

    Фото: Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәге

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: