Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Каникуллар иртәрәк башланды, кайчан тәмамланачагы билгесез

    Язгы каникулларга коронавирус инфекциясе куркынычы янау сәбәпле көннәр өстәлерме, имтиханнар ничек оештырылыр – хәзерге вакытта ата-аналарны һәм балаларны менә шулар борчый.

    “Баулы-информ” корреспонденты шәһәребезнең белем бирү учреждениеләренә барып, андагы вәзгыять белән танышып кайтты. Хәлләр тыныч, балалар гадәти режимда укыйлар, имтиханнарга, соңгы кыйгырау бәйрәменә һәм күптән көтелгән язгы каникулларга әзерләнәләр. Ә каникуллар исә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән иртәрәк башланды – планлаштырылганча 23 марттан түгел, ә 19ыннан.

    Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева “Баулы-информ” редакциясенә баулылардан кергән берничә сорауга җавап бирде.

    – Укучыларның каникуллары 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, 19-31 мартта балалар мәктәпкә бармаячак. Шулай да 19, 20, 21 мартта, уку программасыннан артта калмас өчен, өй эшләрен эшләргә тиеш булачаклар. Безгә санитар-эпидемиягә каршы комиссия карарлары килеп тора. Вәзгыять гел үзгәреп тора. Каникулларны озынайту яки дистанцион укытуга күчү турында документлар килүгә, мәгълүматны белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә һәм ата-аналарга җиткерербез. Санитар-эпидемиягә каршы комиссия дистанцион укытуга күчү турында карар кабул иткән очракта, каникуллар төгәлләнгәч, аны оештырырга тиеш булачакбыз. Бүгенге көндә мондый ихтыяҗ юк. Шулай да без әзерләнәбез, мәктәпләрдән укучыларның интернетка чыга ала торган компьютерлары булу-булмау турында мәгълүмат җыябыз.

    Төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыруга кагылышлы бер мөһим мәсьәлә дә бар. Чөнки имтиханнарга ерак калмады. Дарина Ганиева әйтүенчә, әлеге имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру төп вакытка – 25 майдан 29 июньгә кадәрге чорга – күчерелә.

    Районның балалар бакчаларына килгәндә, аларны карантинга ябу әлегә планлаштырылмый.

    – Шулай да мәктәпкәчә учреждениеләр карантинга ябылса, санитар-эпидемиягә каршы комиссия карар чыгарса, безгә бу хакта документлар киләчәк, һәм без санитар-эпидемиягә каршы комиссия карары нигезендә балалар бакчасы өчен түләү исәпләмәскә мөмкинбез. Авырып, мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгән балалар, терелгәч, медицина учреждениесеннән алынган белешмә нигезендә киләләр, – дип сөйләде Дарина Ганиева.

    Әлегә барлык белем бирү учреждениеләрендә профилактик дезинфекция үткәрелә: биналар җилләтелә һәм дезинфекция чаралары белән юыла.

    – Каникуллар башланганчы, мәктәпләр көн дә сабын салынган су һәм Роспотребнадзор таләпләренә туры килә торган дезинфекция чаралары белән юылды. Каникуллар вакытында да барлык учреждениеләр дезинфекцияләнәчәк. Укучыларны йөртә торган автобуслар да дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Ә мәктәпкәчә учреждениеләр балалар килгәнче бактерицид лампалар куллана, – дип сөйләде Дарина Ганиева.

    Балаларның җәйге чорда укыячагы турында әлегә сөйләргә иртәрәк. Карантин игълан ителгән очракта, балаларны дистанцион рәвештә укытсалар, алар мәктәп програмасыннан артта калмаячаклар һәм җәйге каникулда ял итәчәкләр.

    Айгөл ХӨСӘЕНОВА

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: