Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Ага “чишмә” челтер-челтер

    Бердәм диспетчерлык хезмәтенә (ЕДС) подваллардан сасы ис килүе һәм канализация коеларының шакшы су белән тулып ташуы турында көн саен диярлек хәбәрләр керә. 26 октябрьдә, мәсәлән, диспетчерлык хезмәтендә сигез хәбәр теркәлгән. Ноябрь аенда халыктан 60тан артык шундый шикаять кергән.


    Гоголь урамындагы 18 йортта яшәүчеләрне бу проблема инде күптәннән борчый. Подъезддагы әшәке ис килүне бетерү турында гариза белән алар ЕДСка берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.
    - Төрле кешеләр бар, кайберәүләр унитазга заварка, туалет кәгазе һәм, гомумән, теләсә нинди чүп-чарны ташлыйлар. Йортыбызда капиталь ремонт үткәрелде, подвалда торбаларны алыштырдылар бугай, ләкин йорттан канализация коесына илтүче торбалар күптән искергән. Аларга пычрак, май катламы утырган. Забойны бетерү вакытында, безнең йортта яшәүчеләр әлеге эш барышын күзәтеп торганнар һәм торбаларның тулысынча диярлек томалануын күргәннәр, менә шуңа күрә алар бертуктаусыз тыгыла да инде, - дип сөйли шушы йортта яшәүче Әлфия Камалетдинова.
    Йорт өлкәне Рәфия Зәкиеваның сүзләренә караганда, канализация коесының тыгылуы - еш күренеш.
    - Дөрес, без шалтыратуга, алар шунда ук килеп җитеп, чистартып куялар. Ләкин ис бит тиз генә бетми, - ди ул.
    Подвал биналарындагы торбаларның торышы өчен ЕДС, ә йорт фасадыннан канализация коесына кадәр сузылган торбалар торышы өчен "Бавлыводоканал" ЧҖҖ җавап бирә. ЕДС директоры Андрей Терновский сүзләре буенча, шәһәрдә яшәүчеләр канализация коеларының су белән тулуы, подвалдан әшәке ис килүе турында бик еш мөрәҗәгать итәләр. Зиновьев урамындагы 3нче, Энгельс урамындагы 52, 54, Ленин урамындагы 18, 20, Пионер урамындагы 13, Калинин урамындагы 43, 46, Пушкин урамындагы 45 йортларда яшәүчеләр дә телефон аша моңзарларын белдергәннәр.
    Миңа Пионер урамы, 13 йортның подвалын су басуын үземә барып күрергә туры килде. 2 декабрь көнне без ЕДСның баш инженеры һәм слесарьлар белән бергә авария урынына баргач, канализация коесы тулган булуын, ә подвалда сасы күл барлыкка килүен күрдек. Сүз дә юк, күңелгә ятышлы күренеш түгел.
    - Без, әлбәттә, бөтен гаепне "Водоканал"га аударып калдырырга җыенмыйбыз, ләкин канализация коеларының тулуы аркасында, йортларда яшәүчеләр зыян күрә. Канализация коесы тулса, су подвалдагы канализация торбаларын бәреп чыга. Су беренче катларны басмасын өчен, без анда заглушкалар куябыз. Барысын да тәртипкә китерәбез. Ләкин ис барыбер кала, аны тиз арада җилләтеп бетерү мөмкин түгел. Безгә хәтта, соңыннан подвалларны эшкәртү өчен, хлор эретмәсе дә сатып алырга туры килде. Ә проблема канализация корылмаларының планлы рәвештә чистартылмавында, - ди Андрей
    Терновский.

    Аңлатма алу өчен, без "Бавлыводоканал" ЧҖҖга да мөрәҗәгать иттек. Җәмгыять директоры Зөфәр Гыйниятов забой очракларында авария бригадасының ашыгыч тәртиптә урынга чыгуы турында әйтте. Коеларны ремонтлау һәм юдыру да график буенча алып барыла, аның бары тик авария вакытында гына үзгәрүе ихтимал, ди ул. Без су бүлү челтәрләрен ремонтлау графигы белән дә таныштык, аннан күренгәнчә, "Бавлыводоканал" ЧҖҖ көн саен диярлек шәһәр эчендәге коеларны чистарту, юдыру һәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 23 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Куйбышев урамында 28 коега, 6 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр Калинин урамында 36 коега ремонт үткәрелгән. Без, әлбәттә, анда ремонт булу-булмавын тикшерү белән шөгыльләнмәдек, анысы безнең компетенциягә керми.
    - Су бүлү челтәрләре 50-60 процентка искергән, аларны алыштырырга кирәк. Ләкин торбалар тыгылган вакытта су барыбер подвалга түгел, ә урамга агып чыгарга тиеш. Подвалда бөтен торбалар да герметик рәвештә ябылган булса, авария булган очракта суның бары тик беренче каттагы унитаз аша агып чыгуы гына мөмкин, - ди Зөфәр Әнәсович.
    Әлбәттә, канализация торбаларын дөрес файдаланганда алар тыгылмый, ләкин, кызганычка каршы, бер намуссыз кеше аркасында бөтен урамның зыян күрүе мөмкин.
    Әлеге проблема эш-мәкәр Наилә Галәветдиновага да килеп кагылган. Узган елның август аенда аның Энгельс урамы, 50 адресы буенча урнашкан "Мебель" кибетен канализация сулары баскан. Кибеткә бик зур матди зыян килгән. Директор Идарәче компанияне һәм "Бавлыводоканал" ЧҖҖны судка биргән. Ләкин эш берничә тапкыр кичектерелгән, һәм әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән. Кем гаепле? Китерелгән зыян эшмәкәргә кайтарылырмы, анысын суд хәл итәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: