Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Ачыктан-ачык сөйләшү: дәвамы бар

    Үткән шимбә, 21 гыйнвар көнне, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында район җитәкчелегенең шәһәр халкы белән очрашуы узды. Катлаулы сорауларның шактый күп бирелүе мондый сөйләшүнең күптәннән кирәк булуын күрсәтте. Өч сәгать барган очрашу вакытында бөтенесе дә үз сорауларын биреп өлгермәгәнгә, аны киләсе шимбә дәвам итәргә дигән карарга киленде.

    Очрашу башланыр алдыннан мәдәният йорты фойесында гражданнарның сорауларына район оешмалары һәм хезмәтләре вәкилләре җавап бирделәр. Әйтергә кирәк, аларга сорау бирергә теләүчеләр алай ук күп түгел иде. Очрашуга хәзерлек барышында язмача һәм телдән (кайнар линия телефоны аша) кергән мөрәҗәгатьләрдән халыкны төрле проблемалар, аеруча ТКХ мәсьәләләре борчуы күренде. Сорауларын кешеләр торакчыларның үзләренә түгел, ә район башлыгына бирүләре күп нәрсә турында сөйли. Халык өчен бу очрашу - борчыган сорауларга ачыклык кертүнең бердәнбер ысулы булып бара.
    Залдан бирелгән сорауларга җаваплау алдыннан, район башлыгы Альберт Хәбибуллин районның 2011 елгы социаль-икътисади үсеше белән таныштырды һәм очрашуга хәтле язмача кергән сорауларга комментарийлар бирде.
    Өлкән буынны сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хезмәтләр мәсьәләләре борчыса, яшьләр үзләренең ялларын оештыру проблемаларын күтәрәләр. Нигә Баулыда зур сәүдә үзәкләре, кафелар, Макдонольдс, ял урыннары юк? - дип сорыйлар алар. Гадәттә мондый объектлар шәхси эшмәкәрләр, кампанияләр тарафыннан төзелә. Район башлыгы бу сорауны 26 гыйнвар көнне үтәчәк эшмәкәрләр белән очрашуда күтәрергә вәгъдә итте һәм кирәк булса аларга ярдәм күрсәтеләчәге турында ышандырды. Кәсәбәчеләр Баулыны андый бизнес өчен отышлы урын дип табачаклармы - анысы инде башка мәсьәлә.
    Эшсезлек проблемасы да күтәрелде. Район башлыгы түбәндәге мәгълүматларны китерде: 2007 елдан 2011 елга кадәр 884 эш урыны бетерелгән, 891 эш урыны барлыкка килгән. 2011 елга кадәр уңай динамика күзәтелгәнен билгеләп үтеп, ул үткән елның бу мәсьәләдә бик начар булуын әйтте: 235 кеше эштән кыскартылган, 190 эш урыны булдырылган. Төп сәбәп - Александровка спирт заводы ябылу.
    - Бүген республика югарылыгында ул предприятие территориясендә яңа производство ачу яки булганын үзгәртеп кору мәсьәләсе тикшерелә, - диде район башлыгы.
    Сәламәтлек саклау проблемасына кагылып, Альберт Галимҗанович үзәк хастаханәне соңгы тикшерү вакытында бик күп җитешсезлекләр ачыклануын әйтте. Һәм аларның бөтенесе дә акча җитмәү белән бәйле түгел, кайвакыт ярдәм сорап килүчеләргә карата нормаль, кешелекле мөнәсәбәттә булу да җитә. Белгечләр дефициты да кыенлык-лар тудыра. Табибларның күбесе пенсиядә килеш эшләүләренә карамастан, бүгенге көндә 12 табиб җитми. Стационар бүлекчәләре бик начар хәлдә икәнлеге дә сер түгел. Район башлыгы әйтүе буенча, киләсе берничә елда хәл ителәсе төп сорауларның берсе - хастаханәне реконструкцияләү.

    Акча бүлеп бирелсә, ремонт үткәрелгәннән соң, стационарларны травмоүзәк һәм поликлиника урнашкан бинага күчерү, ә поликлиниканы дүрт катлы бинада урнаштыру күздә тотыла.
    Подрядчыларның капиталь ремонтны үткәрү буенча җаваплылыгы турында сорау бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина подрядчының биш ел дәвамында җаваплы булуын әйтте.
    Светлана Петровна шулай ук соңгы елларда гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле сораулары характеры үзгәрүен билгеләп узды. Җылытмаган батареялар, түбәдән су агу турында шикаятьләр кимегән, кешеләр хәзер күбрәк ОДНга, ишегалларының төзексезлегенә зарланалар. Капремонт турында сөйләгәндә, ул вандализм проблемасын да күтәрде һәм Пушкин урамындагы 2нче йортны мисал итеп китерде. Анда үткән елны капиталь ремонт ясалган, әмма подъезд диварларын пычратырга, пластик тәрәзәләрне бозарга өлгергәннәр инде. Моннан тыш, урамнардагы хулиганлык аркасында шәһәр бюджеты шактый акча югалта. Яктырткычларны даими вату, мәсәлән, бюджетка 120 мең сумга төшкән. Бу очракта гражданнарның үзләренең дә активлык күрсәтүе кирәк, полиция үзе генә бар шәһәрне контрольдә тота алмый.
    Шәһәр халкы тәртип сакчылары эшеннән дә канәгатьсезлек белдерде. Моңа җавап итеп, район полиция бүлеге начальнигы Ленар Шәрипҗанов хезмәткәрләренең үз вазифаларын начар башкарулары очраклары турында шәхсән аңа хәбәр итүләрен үтенде һәм чара күреләчәге турында ышандырды.
    Төп сорауларның берсе су һәм электр энергиясе өчен ОДН иде. Проблеманың, беренчедән, урлашулар яки гражданнарның счетларны түләмәве, икенчедән, оешмаларның үз вазифаларын тиешенчә башкармавы, урлашучыларны ачыкларга, нинди дә булса чара күрергә теләмәве нәтиҗәсендә килеп чыгуына хәзер инде беркем дә шикләнмидер. Моңа Пионер урамы 15, Һади Такташ урамы 10, Ленин урамы 15 йортлары өлкәннәре мисал китерделәр. Аларның сүзләре буенча, счетларын түләмәгәннәрнең, теркәүсез яшәп ятучыларның исемлекләрен алар Идарәче компаниягә илткән булганнар, әмма бернинди дә чара күрелмәгән. Намус белән түләп баручыларга акылга сыймаслык счетлар килә. Моның белән бәйле рәвештә, район башлыгы конкрет чара тәкъдим итте: һәр айның 10-11 көннәрендә, халыкка түләү квитанцияләре килгәч, кешеләрдә счетларның дөреслегендә шик туса, очрашып, һәр очракны аерым тикшерергә. Ачыклык кермичә, бу графа буенча түләргә кирәкми.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе сүзләре буенча, идарәче компанияләргә һәм ТМШга ОДНга кагылышлы эшне оештыру буенча конкрет киңәшләр бирелгән.
    - Бүген идарәче компанияләр, статистик хисаплар язудан тыш, халык арасында ОДН түләүләрен киметү буенча эш алып барырга тиешләр, - диде Светлана Петровна.
    Альберт Галимҗанович йортлар өлкәннәре хезмәтенә түләү мәсьәләсен дә кузгатты. Ул район советына йортлар өлкәннәренә хезмәт хакы түләү турында тәкъдим керткән. Түләүнең күләме йортта ничә фатир булуына, кешеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләү барышына бәйле булачак. Хезмәт хакы өчен елына 1 млн. тирәсе акча кирәк, әмма район башлыгы бу акчаларны табарга тырышачаклары турында әйтте.
    Очрашуда шулай ук йортларны капиталь ремонт программасына кертү, шәһәр юлларын асфальтлау, Октябрьский урамының сазлыклануын бетерү, ике катлы йортларда температура режимын көйләү, шәһәр предприятиеләре күрсәткән хәйрия ярдәме турындагы сораулар күтәрелде.
    Бу проблемаларның барысын да тиз арада хәл итеп булмый, билгеле. Ситуациягә дә, мөмкинлекләргә дә аек акыл белән карарга кирәк. Ләкин мондый проблемалы сорауларны күтәрү, кешеләрнең активлык күрсәтүе мөһим, чөнки бу бер-беребезне ишетергә һәм аңларга, нәтиҗәле эш итәргә өйрәнергә тиешбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: