Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • 2016 елга торак-коммуналь хезмәтләренең бәясе артуы расланды

    Россия хөкүмәте киләсе елга торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның индексацияләү күләмен раслады. Түләүләр елның икенче яртысында - 1 июльдән артачак.

    Бәяләр аеруча Мәсәкү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә артачак - 7,5 һәм 6,5 процентка. Иң түбән үсеш Төньяк Осетия (3 процент), Кабарда-Балкар республикасында (3,8 процент) һәм Алтай краенда (3,7 процент) булачак.

    Татарстан Республикасында исә индексацияләү 4,5 процент күләмендә планлаштырылган.
    Быел торак-коммуналь түләүләр уртача 8,3 процентка артты.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: