Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Йөзьяшәрне котладылар

Баулы районы Уба авылында яшәүче Мөхсин Хәбибуллинга бүген 100 яшь тулды.

Зур юбилее белән аны район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре котларга килде. Алар йөзьяшәргә чәчәкләр, бүләкләр белән бергә республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын да тапшырдылар.

Мөхсин абый тумышы белән Иске Чүте авылыннан. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр (Мөдәррис, Фәһимә, Әлфия, Нурия). Кызлары Нурия, тормыш иптәше һәм икенче хатыны инде вафат булганнар.

Авылдашлары арасында алар бик тәртипле, уңган, тату, тырыш гаилә буларак билгеле.

Бөек Ватан сугышы башлангач, хезмәт армиясенә чакырылган, 1942 елдан 1948 елга кадәр хәрби заводта эшләгән. Аннары 1972 елда лаеклы ялга чыкканчы нефтьчеләрнең электр-монтаж цехында слесарь булып хезмәт иткән. Социалистик ярышта иң яхшы күрсәткечләр, югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен күп тапкырлар рәхмәт хатларына, премияләргә лаек булган. Инде шактый өлкән яшендә дә чаңгыда шуган, актив тормыш позициясенә ия булган.

Бүгенге көндә кызы Фәһимә тәрбиясендә Уба авылында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев