Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Йортлар яңа төс ала

Салих Сәйдәшев урамындагы агымдагы елның капиталь ремонт программасына кергән 31нче йортта "Баулы ПМК-Мелиорация" ЯАҖ подряд оешмасы түбәне ремонтлау белән шөгыльләнә.

Түбә йомшак материалдан ясалган булу күп йортлар өчен зур проблема булып тора. Андый йортларда идарәче компанияләр, бу шактый чыгымнар таләп итсә дә, түбәне ике кыеклы итеп ясарга тырышалар. Бу елны Энгельс урамындагы 60нчы йортта да капиталь ремонт программасы буенча ике кыеклы түбә булдырылачак.

Микрорайондагы 31нче йортны капиталь ремонтлауга 6,6 миллион сум бүлеп бирелгән, шул исәптән түбәне ремонтлауга 3,03 миллион сум. Бу йортта түбә мәйданы 1250 квадрат метр тәшкил итә. Төзүчеләр әйтүенчә, рубероидтан эшләнгән "йомшак" түбәне даими алыштырып торырга кирәк. Профлист белән капланган ике кыеклы түбә исә 20 еллап хезмәт итәчәк.

Ремонт эшләре бу йортта март башыннан бара. Предприятие баш инженеры Рәшит Сәлахов биргән мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта кирпечтән тумбалар төзелгән, аларга мауэрлат (агач брус) урнаштырылган, аның өстенә бәпкәлекләр беркетелгән, алар изоспан белән каплана башлаган. Аннары шуның өстенә профлист урнаштырылачак. Төтен юлы торбалары күтәртелгән, алар шулай ук профлист белән тышланачак. Түбәне җылыту да каралган, димәк, соңгы катта яшәүчеләр җәен фатирларындагы эсселектән интекмәячәкләр.

Прораб Александр Симонов сүзләре буенча, һава торышын исәпләмәгәндә, проблемалар юк. Югары катта яшәүчеләр вакытлы уңайсызлыкларны сабыр гына кичерәләр, ләкин кайберләренә моннан соң фатирларында ремонт үткәрергә кирәк булачак. Фәнүзә апа, мәсәлән, түшәме юешләнә башлагач, эшчеләрдән ярдәм сораган, һәм алар түбәнең фатир өстендәге өлешен кардан чистартканнар. Ханым, капиталь ремонт кыенлыклар китереп чыгарса да, аларсыз гына булмый дип исәпли.

Йортта әлеге вакытта канализация системасы төзекләндерелгән, шул ук вакытта салкын су белән тәэмин итү системасын ремонтлау бара. Җылыту системасын алыштырырга һәм фасадның цоколь өлешен ремонтларга кирәк әле. Бу эшләрдә барлыгы 17 кеше катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев