Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җыеннан бер блокнот адрес жыеп кайтканнар

Казан шәһәрендә II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Анда Баулы районы Татар Кандызы һәм Салих авылларында яшәүче эшмәкәрләр Зәмир Салихов һәм Илфат Вәлитов катнашты.

Россиянең 31 төбәгеннән килгән 430 татар эшмәкәре катнашкан җыенны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты "Россиянең татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган. Анда катнашкан Баулы районы вәкилләреннән без җыен ничек үтүе һәм аннан нинди тәэсирләр алып кайтулары турында сорадык.

Зәмир Салихов, фермер:

- Чит төбәкләрдән килүчеләр туган телне, онытмаганнар гына дию дөрес булмас, бик яхшы беләләр. Җыен татар телендә генә барды. Аның программасы гаять бай һәм кызыклы иде. Безнең өчен чын татар авылына сәяхәт оештырылды. Ул авылда быел безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре булып кайткан иде инде. Шулай итеп, җыенга баргач мин тагын бер кат Кукмара районының Вахит авылында булдым. Һәм тагын бер кат андагы кешеләрнең тырышлыгына, уңганлыгына, беренче кат күргәндәге сыман, сокланып кайттым. Бу юлы, Вахитта яшәүчеләрнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары белән танышудан тыш, авылның социаль һәм мәдәни тормышын күрү мөмкинлеге дә булды. Үзешчәннәр концерты зур тәэсир калдырды. Гадәти авыл, беренче карашка, әмма яши белеп яшиләр.

Казанга кайткач, Кәрим Тинчурин исемендәге театрның "Мәхәббәт чишмәсе" исемле спектаклен карадык. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында милли сувенирлар күргәзмәсе оештырылган иде, ул да зур кызыксыну уятты. Һәм, әлбәттә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм татар халкының бик күп күренекле шәхесләренең чыгышларын тыңлау, алар белән аралашу зур тәэсирләр калдырды.

Мин үзем Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылыннан килгән эшмәкәрләр белән якыннан таныштым. Ул татар авылында йөздән артык төрдә хәләл продукция җитештерү җайга салынган. Ихтыяҗ булганда, көнгә 10 тонна ит ризыклары җитештерү мөмкинлегебез бар, диләр. Үз продукцияләрен, дегустация үткәрү өчен, җыенга да алып килгәннәр иде. Алар продукцияләрен Башкортстанга кадәр илтеп саталар икән, юл уңаеннан Баулыга да кереп чыгарга вәгъдә иттеләр.

Материалны тулысынча газетаның 1 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев